Күрмәгәннең күрәсе килә
Быелгы җәй сәяхәт итәргә яратучылар өчен гаять зур мөмкинлекләр ача. Билгеле сәбәпләр аркасында чит илләрдә ял итү өчен юллар ябылды, хәер, күпләрне диңгездә ял туйдырып та бетергән иде инде. Бәгъзе берәүләрнең теләге булса да, чит тарафларга барырга матди мөмкинлеге юк. Мондый хәл-шартларда иң уңайлысы һәм арзаны – туган якларбызда ял итү. Автомашинада сәяхәт, ял итүнең киң таралган актив төре буларак, яңа тәэссоратлар белән бергә, Башкортстанны танып-белүгә дә юл ача.
Автосәяхәткә чыкканда көнкүреш кирәк-яракларын үзең белән алу хәерле. Атап әйткәндә, ашарга пешерү өчен казан, чәй кайнату өчен чәйнек таләп ителә. Моңа өстәп, савыт-сабасы да кирәк. Палатка, өстәл-урындыкларсыз да булмый. Хәер, автосәяхәтчеләрнең күбесенең машинасы мондый көндәлек әйберләр белән җиһазландырылган инде.
Ямьле Инҗәр буенда
Урал аръягына сәяхәт аеруча мавыктыргыч булыр, дип ышанабыз. Бу җәһәттән Инҗәр елгасы буе Башкортстанда туристларны иң күпләп җәлеп итүче төбәк саналырга хаклы.
Белорет районы биләмәләрендә Инҗәр елгасында палаткаларда ял итүчеләр өчен тәгаенләнгән ике зур тукталу урыны бар. Аларның берсе “71нче чакрым” дип атала, бу атама тимер юл станциясеннән алынган. Туристик базада ял иткән өчен түләү каралмаган.
“95нче чакрым” тукталышы да – туристларның яраткан урыны. Монда палатканы теләсә кая куярга мөмкин, күршеләргә генә комачаулык тудырмасын. Бу тукталышның бер кимчелекле ягы – елгада су кереп була, әмма агым көчле, шуңа да бик сак булырга кирәк.
Ә табигать биредә, чын мәгънәсендә, сокланырлык – тирә-якны текә кыялы таулар уратып алган. Тау мәгарәләренә экскурсияләр дә оештырыла.
Бөрҗән яклары
Бу районда туризмны үстерү максатында соңгы чорда бихисап ял базалары барлыкка килде. Аларда ял итүчеләр өчен заманча уңайлыклар тудырылган. Әмма автотуристлар халык үтеп кермәгән төбәкләрне үз итә.
Палаткаларда ял итүне сайлаучылар өчен 4 тукталыш бар, алар Дәүләт, Миндигул, Киекбай авыллары һәм Шүлгәнташ тыюлыгы (2 чакрым кала) янында урнашкан. Әйтергә кирәк, аларда көнкүреш уңайлыклары күп түгел, мәсәлән, юыну өчен душ җиһазландырылган, биотуалетлар урнаштырылган. Кыргый табигатьне сөючеләргә шунысы да җитә. Туклану өчен азык-төлекне авыл кешеләреннән сатып алырга мөмкин. Атап әйткәндә, сарык ите, яшелчә сатучылар күп. Шулай ук кунып чыгар өчен йортлар да бирелә, хаклар килешү буенча.
Красноусолның шифалы сулары
Ил күләмендә билгеле курортта ял итү шактый кыйммәткә төшә, әмма җәйге чорда биредәге уңайлыклардан арзанракка да файдаланырга мөмкин.
Ял йортыннан бераз читтәрәк “кыргый” туристлар өчен аерым мәйданчыклар булдырылган. Көннәр эсселәнү белән бу төбәктә палаткалардан торган шәһәрчек үсеп чыга. Су керү өчен аерым урыннар бар, шулай ук түләүле хезмәтләр дә күрсәтелә, атап әйткәндә, родон ванналары алырга мөмкин.
Барам әле Нөгешкә
Мәләвез шәһәреннән 50 чакрымда урнашкан Нөгеш сусаклагычын Башкортстан табигатенең йөзек кашы да дип исәплиләр.
Бу уңайдан кыскача мәгълүмат: сусаклагыч 1965 елда төзелә. Елга буасының озынлыгы ике чакрымнан артыграк тәшкил итә, су өслеге исә 20 чакрым озынлыкта һәм 5 чакрым киңлектә. Янә шунысы үзенчәлекле: биредәге суның ачык зәңгәр төсе теләсә нинди һава шартларында да үзгәрми.
Соңгы елларда Нөгеш сусаклагычының ярлары төрле ял базалары белән шыплап дигәндәй тутырылган, әмма биредә палаткалар корып та ял итү өчен мөмкинлекләр бар. Нөгеш поселогы буенда су керү урыннары корылган, монда палаткаларда ял итүчеләр күп.
Якутның тозлы күле
Куергазы районындагы Якут күле Башкортстанның табигать байлыгы санала, ул минераль сулары һәм шифалы ләме белән киң танылу алды. Җәйге чорда (июнь урталарыннан август азагына кадәр) бирегә халык сәламәтлеген ныгытырга килә. Барлыгы ике дистәгә якын чирдән, шул исәптән буын авыруларыннан, файдасы бар Якутның тозлы чыганагының. Ул Ырынбур өлкәсенең чигендә урнашкан, Уфадан 280 чакрым тирәсе.
Биредә ял итүчеләр өчен ябык түбәле беседкалар ясалган, күпчелек палаткалар корып яши. Ризыкларны һәркем үзе пешерә, моның өчен хәвефсез урыннар җиһазландырылган.
Күрсәтелүче хезмәтләр: ләмнән чыккач, душта юыну, буада су керү, кояшта кызыну. Машиналарны палаткалар янәшәсенә куеп була. Шунысы мөһим: хаклар кеше исәбеннән алына, кыйммәт түгел.
Башка матур урыннар
Автосәяхәтчеләр өчен Морадым тарлавыгында ял итү үзе бер горурлык булып тора. Ул Уфадан 300 чакрымда урнашкан. Биредә ял базаларына урнашып була, шулай ук палаткалар лагере да эшли.
Ирәмәл таулары Көньяк Уралның иң биек ноктасы буларак билгеле. Биредә шулай ук ял базалары күп, аларда барлык уңайлыклар тудырылган.
Машинада сәяхәтнең янә бер отышлы ягы – теләсә кайда туктарга мөмкин. Заманча автотрассаларда сәүдә нокталары эшли, аларда башкорт балы да сатыла. Кымыздан да авыз итәргә мөмкин.
Автор:Фәнүр Гыйльманов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев