Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бу кызыклы

Гаиләләргә яңа мөмкинлек: ана капиталының калган өлешен теләгән максатларга тоту

Ел башыннан Татарстанда 5 меңнән артык гаилә ана капиталының 10 мең сумга кадәр калган өлешен акчалата алган.

Бу түләү гаиләнең мохтаҗлыгына яки балалар яшенә бәйсез, акчалар теләсә нинди максатларга кулланылырга мөмкин.

Гариза «Дәүләт хезмәтләре» порталы яки Социаль фонд бүлеге аша бирелә:

карау вакыты — 12 эш көне

акча 5 көн эчендә күчерелә.

Сертификат хуҗасының счеты күрсәтелергә тиеш, башка затларның счетына күчерү мөмкин түгел.

Калган акча күләмен «Дәүләт хезмәтләре» шәхси кабинеты, Социаль фонд яки МФЦ аша белергә була.

Быел беренче балага капитал — 728 921 сум

Мкенчесенә — 963 243 сум.

Акчаны торак, белем, пенсия яки 3 яшькә кадәрге балага айлык түләүгә кулланырга мөмкин. 10 мең сум калган очракта — аны берьюлы алып, теләгәнчә тотарга ярый.

Татарстан СФР идарәчесе Эдуард Вафин фикеренчә, бу уңайлы мөмкинлек.

Өстәмә сораулар булса 8 800 100 0001 (тәүлек әйләнәсе, бушлай) номерына мөрәҗәгать итегез.

Рәсем: ясалма фәһем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев