Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Бозымнан котылу бик җиңел!

Беркөнне бер танышымның күзенә арпа чыккан. “Миңа күз тидерделәр, бозым салдылар!” — ди бу. Бу сүзләрдән елмаюымны тыярга тырышып, “Ничек дәваланасың соң?” — дип сорыйм. “Дәвалану ярдәм итәмени инде, им-томчыга барам!” — ди.

Сезнең танышларыгыз арасында шундый кешеләр бармы, дуслар? Минем искә алганым бар, кайберәүләр (күпчелек хатын-кызлар) еш кына төрле им-томчы, күрәзәче кебек “белгечләр”гә йөри. Нидер эшләтә, нидер өшкертә...

Әйтергә кирәк, бу ханым, туташлар үзләре турында бик югары фикердә, димәк. Чөнки искиткеч чибәрлеккә ия кешеләргә генә күз тияргә тиеш бит инде. Ә кемдер сине уйлап, бозым салып йөрсен өчен син искиткеч бәхетле, зур уңышларга ирешкән, һәркемнең телендә яңгыраган “объект” булырга тиешсең. Һәркем үзе турында болай уйламыйдыр... Андыйларның күңеленә бозым турында уй кереп тә чыкмый.

Шулай да үзләре турында артык югары фикердә булган, аларга һәрвакыт күз тия дип уйлаучы ханымнарга нишләргә соң? Иң нәтиҗәле чара, әлбәттә, дога. Аны мәчеткә барып укыту да яхшы. Ә инде дога белән генә чикләнә алмыйча, бозым кайтару өчен ниндидер гамәлләр кыласы килгәннәргә бер җиңел юл бар.

Бу очракта чиста су ярдәм итәчәк. Чиста чишмәдәнме, елгаданмы бер чиләк су алыгыз һәм аңа үзегезчә чын күңелдән теләкләрегезне әйтегез: “Мине сихер-бозымнан, яман күзләрдән, начар кешеләрдән, усал ниятләрдән коткар, зинһар!” Шуннан соң бу су белән баштан алып коенырга кирәк. Җәй көне моны тышта эшләү хәерле. Шәһәр фатирында ваннада да мөмкин. Сәламәтлегегез рөхсәт итсә, коенган суыгыз салкын булсын.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев