Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бу кызыклы

«Баламны ярата алмадым...»

.

"Миңа 27 яшь. Ел ярым элек, мин ул вакытка инде мөнәсәбәтләрне дәвам итәргә теләмәгән кешедән, йөкле булуымны белдем. Алай гына да түгел, миндә ул кешегә карата көчле дошманлык һәм хәтта нәфрәт туды. Шулай килеп чыкты: хисләремне тулысынча аңлаганчы йөклелеккә узганмын, ә табиблар миңа сәламәтлегем торышы буенча аборт ясатуны тыйды. Күңелем белән әзер булмасам да, баланы тудырырга туры килде..

Кызганычка каршы, бала тугач та миңа җиңел булмады: йөрәгем белән аны кабул итә алмыйм, чөнки аңарда әтисенең чагылышын күрәм, әлегә кадәр аңа карата бик нык дошманлык хисе тоям. Мин бала турында кайгыртырга тырышам, аны тәэмин итәм, ләкин аңа карата мәхәббәт тоймыйм, һәм бу мине газаплый. Мин баланы да ташлый алмыйм - вөҗданым рөхсәт итми.

Миңа калса, шуның аркасында минем тормышым тәмамланган кебек тоела. Мин вакыт узу белән хисләремне җиңә алырмын дип уйлаган идем, әмма әлегә хәлләр үзгәрми. Баланың әтисе инде бер ел фронтта, шуңа күрә баланы аңа калдыру вариант түгел. Мин психологка бардым, ләкин үземдә үзгәрешләр күрмәдем.

Алга таба ничек яшәргә һәм бу халәт белән нишләргә белмим. Баланың гаепле түгеллеген аңлыйм, ләкин аны әтисе белән ассоциацияләүдән туктый алмыйм. Киңәшләрегез өчен рәхмәтле булачакмын!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев