Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Күтәмәле Николай Аркаев истребитель самолетын сынаганда һәлак булган

Бөек Ватан сугышында күкне үз иткән очучыларның берсе якташыбыз, Күтәмә авылы егете Николай Сергеевич Аркаев. Өлкән лейтинант.

Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры һәм “Батырлык өчен”(“За отвагу”) медале иясе. Ул 651 истребительләр полкында хезмәт итеп, дошманны җиңү өчен күпсанлы очышлар ясый. Полкта иң оста һәм тәвәккәл очучы буларак Николай Аркаевны 1943 елның июнендә Мәскәүгә яңа  типтагы истребитель самолетны сынау өчен чакыралар. Әлбәттә инде, ул үзенә тапшырылган хөкүмәт сынавын уңышлы үтә. Самолетын да уңышлы утырта, ләкин үзе шунда “перезагрузкадан”батырларча һәлак була. Бу 1943нең 22 июне була. Якташыбыз, өлкән лейтенант Николай Сергеевич Аркаев Мәскәү өлкәсенең Чкаловский авиашәһәрчеге зиратында җирләнгән.

Легендар якташыбызның гаиләсе, хатыны Матрена Алексеевна кызы белән Ташкентта гомер итәләр. Бары тик үткән гасырның 90 нчы елларында гына кызы һәм оныгы Чкаловскийга барып, батырның каберенә чәчәкләр куялар.

Мине шунысы сөендерде: күтәмәлеләр Николай Сергеевич Аркаев хакында беләләр. Горурлык һәм хөрмәт хисләре белән аның турындагы мәгълүматларны бик тиз миңа ышанып тапшырдылар. Димәк, якташыбыз, арыслан йөрәкле азатлык көрәшчесе авылдашлары хәтерендә яши.

Сиринь ЗИННУРОВА, ветеран укытучы.

Чирмешән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев