Якташыбыз Сосновка авылында яшәгән әнисенең фаҗигале язмышы турында сөйли
Безнең әни Мария Захаровна Дютина, кыз фамилиясе Михеева, Ульяновка авылында туган. Ул кыска һәм фаҗигале гомер кичерә.
Үзенең сөйләве буенча, әни 12 яшькә кадәр бәхетле була. Нишләп 12гә кадәр генә, без башта моны белми идек. Соңыннан мәгълүм булганча, аларның гаиләсен (әтисен, әнисен, ике ир туганын һәм аны) 1931 нче елда кулаклыкта гаепләп Магнитогорск шәһәренә сөргәннәр. Бу хәлне хәтерләүчеләр әйтүенчә, аларны байлык өчен түгел, ә бабабыз Захар Михайлович Михеев власть сөеп бетермәгән берәүне үз атында Чирмешәнгә илткән.
Захар Михеевич сөргендә тиф белән авырый һәм 57 яшендә вафат була. Бабай исә 80 нче еллар ахырында акланган.
Ике елдан соң әбиебез Прасковья Васильевна Михеева балалары белән туган якларга әйләнеп кайта. Туганыбыз Гаврил кайту белән, нибары 18 яшендә үлеп китә.
Әни бик иртә – 16 яшендә кияүгә чыккан. Әти – Ефим Алексеевич Дютин тумышы белән Сосновкадан. Ул әнидән 6 яшькә олы була. Яшь гаилә Себер якларына, Омск өлкәсенә акча эшләргә китә. Анда ике балаларын югалталар, яңадан Сосновкага кайталар. Әти Чирмешәндә тегү мастерскоенда хезмәт куя, әни өй эшләрен алып бара.
Безнең әти, сугыш чоры документлары буенча, 1941 елның 26 июнендә, сугыш башлангач ук фронтка киткән. Ул чакта 23 яшьлек әни ике бала белән кала, миңа авырлы була.
Әтинең “Зингер” тегү машинасында, әни, әтинең сызымнары буенча, аңарда тегәргә өйрәнә. Шуның белән без сугыш һәм сугыш арты елларында ачлыктан исән калдык. Әни тирә-юньдәгеләргә тегү тегә, хезмәте өчен кемдә нәрсә бар – он, бәрәңге, ярма, сөт бирәләр.
Ул күпләрне ачлыктан алып кала. Әнине атналар буена күрше авылга алып китәләр иде, ә без сукыр әби белән калабыз. Әти-әни колхозда эшләмәгәч, безнең бакчабыз гына да булмады. 1946 елда әнигә, хәбәрсез югалган солдат хатыны буларак, җир участогы бирделәр.
1948 елда әни икенче тапкыр кияүгә чыкты, янә дүрт бала тапты, берсе, кызганыч, 6 яшендә дифтериядән үлде. Ул вакытта хатын-кызлар, кендек әбиләр ярдәмендә, балаларын өйдә табалар иде. 1956 елда, миңа 14 яшь вакытта, әби чирләде, әнигә бала тапканда мин булыштым. Авыр булса да, әнинең һәм баланың гомерләрен саклап кала алдык. Әлеге сеңелебезгә хәзер 64 яшь.
Безнең гаиләдә һәркемнең эше бүленгән иде. Әни тегү тегеп акча эшли, ә без кечкенәләрне карыйбыз, бакча, маллар да безнең өстә. Энебез туганда, миңа 7, апага 9 яшь иде. Энебезне коендырабыз, ашатабыз, имезергә әни янына кырга алып барабыз. Үзебез дә бала гына бит әле, нинди генә хәлләр булмады инде.
Өлкән абыебыз Костя яшьтән үк үсемлекләр белән кызыксынды, күп вакытын бакчада булды. Орлыкларны почта аша кайтартып, үзенчә сынаулар үткәрде. Хуҗалыкта эш күплегенә кармастан, без яхшы укыдык, укырга теләгебез көчле иде. Әни башкачарак уйлады, уку “үзегез өчен генә” кебегрәк санады. Хәер, уңышларыбыз өчен сөенгәндер, моны безгә күрсәтмәде. Әни балаларына карата кырыс булды, шулай мөстәкыйль тормышка әзерләде.
Әни кунакчыл иде, кешеләрне яратты. Безгә бик күп кунаклар, әнинең танышлары килгәне истә. Кемдер киңәш сорады, кемдер – ярдәм, әни аларга ничек тә булышырга тырышты. Бакчабыз үрнәк иде, яшелчәләрне башкаларга да бирдек.
Әни, алты баласын калдырып, 1960 елда, нибары 42 яшендә вафат булды. Иң яратканына, иң кече кызына дүрт яшь ярым чакта.
Абый һәм апа Мәскәүдә, К.А.Тимирясов исемендәге академиядә укыдылар. Яңа Элмәле мәктәбен тәмамлагач, мин дә алар эзеннән киттем.
Без әнидән күпкә озаграк яшәдек. Ике туганыбызны – өлкәнебез – академик Константин Ефимович Дютинны соңгы юлга озаттык, икенче әтидән туган Николай Кузьмин да вафат. Ничектер әнигә, ул үзе безгә кызганмаган наз һәм кайгыртуны биреп бетермәдек кебек, шул күңелне тырнап куя. Шуңа күрә иң кадерле кешеләрегезне – әниләрегезне саклагыз, дим.
Зинаида Пешкова (Дютина).
Мәскәү өлкәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев