Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Хәтердә сез, Хәтимә апа

һәр елны 1 сентябрь җиткәч, беренче укытучым - Хәтимә апа Ризванованы эчке бер рәхәтлек кичереп искә ала идем. Быел исә бу рәхәтлекне сагышлы моңсулык алыштырды - сиксән яшен узган укытучымның күптән түгел генә вафат булуын житкерделәр.

…Моннан кырык ел элек минем дә мәктәп бусагасын атлап керү турындагы балачак хыялым чынга ашты. Апа-абыйларымның мәктәптән кайтканнарын түземсезләнеп көтүләремә, вакытны ничек үткәреп бетерим дип аптырауларыма нокта куелды.

1 сентябрь җитәргә берничә көн кала, мәктәп киемен киеп, аркама сумка асып, йөземә җитди кыяфәт чыгарып, тиз-тиз атлап, күрше Миңнебай абыйлар турысына кадәр берничә мәртәбә барып, кире әйләнеп кайтканым, шул рәвешле үземне укучы итеп тойганым хәтердә калган. Ә 1 сентябрьдә әти мине мәктәпкә җитәкләп илтеп, беренче рәтнең беренче партасына утыртты. Зәңгәр күзле, мөлаем карашлы, киеменнән тәмле хушбуй исе килеп торган Хәтимә апа безгә ягымлы йомшак тавышы белән: “Исәнмесез, укучылар!” - дип дәшеп, тагын да үсендереп җибәргән иде…

Башлангыч сыйныфта уку дәверендә мин аның безгә тавышын күтәреп, тупас мөрәҗәгать иткәнен хәтерләмим. Югыйсә, дәрес вакытында сөйләшеп, үзара “сәлам хатлары” язышып, нервысына тигән, аны тыңламаган, ачуын кабарткан чакларыбыз хәйран булды!

Шулай кояшлы көннәрнең берсендә, тәнәфес вакытында, сыйныф бүлмәсендә барыбыз да рәхәтләнеп, ду килеп чаптык. Хәтимә апа килеп кергәндә бүлмәдә томан кебек тузан күтәрелгән иде. Аның: “Нишләдегез, укучылар?” - дигән соравына, арабызда иң яхшы укучы Рамил: “Апа, борчылмагыз, тәрәзәдән кояш төшкәнгә генә күтәрелгән ул тузан”, - дип җавап бирде. Шул чакта Хәтимә апаның тыныч кына итеп, без сулыш алганда бу тузанның үпкәләребезгә утыруын, аннан төрле авырулар килеп чыгу ихтималын аңлатканы истә.

Хәтимә апа чисталык, тәртип ярата иде. Дәрес вакытында парта өстендә артык китап-дәфтәр, каләм тотмаска, дәрес беткәч, уку әсбапларын сумкага тәртип белән урнаштырырга өйрәтте. Матур язу дәресләрендә әйткән сүзләре хәзер дә колак төбендә яңгырап тора кебек: “Укучылар, дәфтәргә генә түгел, караламага да матур, тигез итеп язарга тырышыгыз. Шулай өйрәнсәгез киләчәктә җиңел булыр”. Ул биргән киңәшләр әле дә ярап куя. Әнә шулай матур язарга гына түгел, гомумән матурлыкны күрә һәм ярата белергә өйрәткән икән бит ул!

Ул чакта мәктәп буфетында чәй-компоттан тыш тәм-том сатылмады. Без аларны өйдән алып килә идек. Икенче дәрес бетәргә берничә минут кала, парталарга кәгазь җәеп, шулар белән тукланабыз. Кемдер үзе белән ризык алып килергә оныткан булса, укытучыбыз кушуы буенча аңа да өлеш чыгарабыз. Шул вакытта: “Укучылар, ипинең ничек пешкәнен, аңа күпме кешенең хезмәте куелганын беләсез, аның валчыгын да коймыйча ашагыз, әрәм-шәрәм итмәгез”, - дип тәрбия дәресе үткәрә иде.

Гыйнвар аеның безгә уку тыелган чатнама суык көннәренең берсендә (ул чакта радиодан хәбәр итәләр иде, ишетмичә калганбыздыр инде) биш-алты бала мәктәпкә килгәнбез. Ул көнне сыйныф бүлмәсе дә суык иде. “Суыктан курыкмыйча килгән кыю малайлар-кызлар, менә тыңлап карагыз әле”, - дип, Хәтимә апа кулына тышы тет- кәләнеп беткән китап алды. Бишмәтләребезне салмыйча гына, өшегән кулларыбызны җиң эченә тыгып җылыткан арада, Хәтимә апа безгә “Солтангәрәйнең язмышы” дигән әсәрне укып чыкты.

Сукыр малайның күргән-кичергәннәре миңа шулкадәр нык тәэсир итте, аны йотлыгып тыңлаганда, хәтта өшегәннәр дә онытылды.

Ямьле май ае җитүен зарыгып көтә идек. Чөнки Хәтимә апа безне урманга алып менә. Сәяхәтебез узган гасырның гражданнар сугышы чорында, аклар һәм кызыллар бәрелешендә һәлак булып, шунда күмелгән Билгесез солдат каберенә тере чәчәкләр кую белән башланып китә. Аннан, ике командага бүленеп, төрле уеннар уйныйбыз, туйганчы сикерешәбез, чабышабыз, көлешә-көлешә мәтәлчек атабыз. Гербарий төзү өчен чәчәк, яфрак җыябыз. Укытучыбыз ландыш чәчәкләрен җыюны алдан ук тыя, аларның табигатьтә бик аз калуын, “Кызыл китап”ка кертелүен искәртә. Без ландыш чәчәкләрен өзәргә бик теләсәк тә, аларның хуш исен җиргә бөгелеп яки ятып кына иснәргә мәҗбүр булабыз. Их, Хәтимә апа белән бергә ваемсыз балачакның шушы рәхәт мизгелләрен кайтарасы иде дә…

Без кайда гына яшәсәк тә, беренче укытучыбызның йөзенә кызыллык китермәскә тырыштык. Рамил Миңнеголов хәзер тәҗрибәле хирург, Чирмешән районы хастаханәсендә эшли. Казанда яшәүче Марат Вәлиев - оста инженер-энергетик. Рәмис Вафин, очучы һөнәрен үзләштереп, зур самолетларда ак юл сыза. Арабызда иген игүчеләр, икмәк пешерүчеләр дә бар.

Авылга кайткач, Хәтимә апаларның нигезе турысыннан тыныч кына уза алмыйм. Ире, безне математика фәненнән укыткан Барый абый да вафат инде. Без кечкенә чакта аларның йорт янындагы бакчалары җәй буе шау чәчәктә утырды. Умарталар да тоттылар, бик уңган, тырыш кешеләр иде шул алар. Күңелләре иркен булганга, Аллаһы Тәгалә аларга барысын да мулдан биргән, күрәсең. Бакыйлыкта да урыныгыз оҗмахның түрендә булсын, тыныч йоклагыз, укытучыларым!

Фәнис МӨХӘММӘТОВ.

Утыз Имән авылы.

Автордан. Бу язма 2010 елда язылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев