Хат ташучы да, корреспондент та булдым
Бәлки, кайберәүләр бу гадәтемә көлемсерәп тә карар, ышанасызмы-юкмы, мин газетадагы кайбер мәкаләләрне кабат-кабат укыйм. Аеруча, кеше язмышлары турында укырга яратам.
“Безнең Чирмешән” - олы яшьтәге кешеләргә район хәбәрләрен җиткерүче бердәнбер чыганак, әби-бабайларның интернетта утыручылары бик сирәк. Безнең чор кешеләре турындагы язмаларны аеручы бирелеп укыйм, әллә нинди аяныч язмышлы кешеләр бар. Яшьрәк вакытта район газетасына үзем дә еш яза идем. “Әти, дия алмадым” исемле язмам басылган газетаны кадерләп саклыйм. Мин анда репрессия корбаны булган әтием турында язган идем. Аны Кармыш авылы, Саклык поселогы турындагы китап язганда да файдаландылар. Район газетасы битләрендә безнең тарих саклана.
Белдерүләр, котлаулар да бик кирәк, үземне дә 80 яшьлек юбилеем белән балалар котлаган иде, бик күңелле булды. Белдерүләр буенча шалтыратып та файдаланам.
Район газетасын инде ярты гасыр укыйм. 14-15 яшьләрдә Кармыш авылында хат ташучы булып эшләдем, ул вакытта ук, газетаны кулга алып яңалыклар белән танышырга яраттым. Хат ташучы булып эшләгәндәге истәлекләр белән дә уртаклашасым килә. Газета-журналларны, хатларны, посылкаларны Түбән Кәминкәдән алып кайтып, авылдашларга тапшыру үзе бер рәхәт иде. Әбиләргә хатларын укып бирәм һәм җавабын да язып алып китә идем. Посылкадагы күчтәнәчләрдән дә авыз иттерәләр иде әбиләр. Ул вакытта хатлар, посылкалар да күп килде.
Киләчәктә дә, күз күргәндә “Безнең Чирмешән”нән аерылырга исәп юк. 2024 елның беренче яртысына инде күптән язылып куйдым. Хат ташучы килгәнен көтеп алам.
Зөләйха Нуретдинова.
Түбән Кәминкә авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев