Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Утыз Имәндә кило ярымлы помидорлар үстерәләр (+ФОТО)

Кило ярым авырлыкка җитеп үскән томат - баһадирын Гөлфирә апаның үзенә авыз итәргә насыйп та булмаган. Утыз Имән авылы бакчачысы аны авылдагы абыйсына күчтәнәч итеп җибәрә. -Монда калганы да җитә. Өч көн генә җыймаган идем, кичә җиде чиләк җыеп туганнарга өләштем. Үзебезгә кышкылыка 35 банка тозлап куйдым, артыгы кирәкми. Мин...

Кило ярым авырлыкка җитеп үскән томат - баһадирын Гөлфирә апаның үзенә авыз итәргә насыйп та булмаган. Утыз Имән авылы бакчачысы аны авылдагы абыйсына күчтәнәч итеп җибәрә.

-Монда калганы да җитә. Өч көн генә җыймаган идем, кичә җиде чиләк җыеп туганнарга өләштем. Үзебезгә кышкылыка 35 банка тозлап куйдым, артыгы кирәкми. Мин помидорны кыяр белән бергә ябам, - ди Гөлфирә апа Морадыймова.
Чыннан да, кичә генә җыйган булсалар да, үсентеләрне пешкән помидорларның яңалары "баскан". Аларның нинди сортлары гына юк, ә орлыкларын сатып алмый бакчачы, аны ел да үзе әзерли.
-Кышкылыка помидорның кызылын тозлыйм, сарысы - ашарга, салатка тәмле. Озынчарак булып үсүче сорт та тәмле: теше аз, үзе итле. Аны базардан сатып алып, үзем "үрчеттем".
Помидор уңсын дип, кеше моны, тегене сибәм, ди. Белмим, без алай бернәрсә сипкәнебез юк, ачыткы да ясамыйбыз. Ә менә җирен ат астыннан чыккан тирес кертеп, көздән яхшы итеп казып калдырабыз. Үсентеләр чәчәк атканда суны көн дә сибәбез, яшелчә пешә башлагач, ике көнгә бер. Бу эсселәрдә дә суны әлләни күп сипмәдек. Помидорның өстен үткән-барганда кул белән генә кыркыштыргалап китәм, - дип серләрен уртаклашты һәвәскәр бакчачы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Утыз Имән авылы помидор уңышы