Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Туймәт авылыннан Фәссәховлар гаиләсе - зур, тату гаилә

Кайсы гына заманда да килен-каенана темасы үзенең актуальлеген югалтмый. Алар дус-тату яшәсә, гаиләдә дә тынычлык хөкем сөрә. Минем, килен буларак үзебезнең тормышны сурәтлисем килә.

Туймәт авылына Наил һәм Галия Фәссаховлар гаиләсенә килен булып төшкәнемә 16 ел булды. Мин бу олы йортка килгәндә каенанам Галия Гафурҗан кызының каенанасы, безнең өчен - әби дә бар иде әле. Бер ел ике килен, ике каенана яшәдек. Әбине тәрбияләп, соңгы юлга озаттык. Әни (каенанам) аның белән 42 ел тату гомер иткәннәр. Шуңадырмы, ул “закон куючы” каенана була белмәде. Аллага шөкер, бүгенге көндә әниле-кызлы, дуслар, “килендәшләр” кебек бик тату яшибез.

Элек күп нәрсәгә үз әнием өйрәтсә, тормыш итәргә иремнең әнисеннән (каенана дияргә телем бармый) өйрәндем. Аның сабырлыгы, тырышлыгы, үҗәтлеге, йомшаклыгы, гадилеге мине таң калдыра. Әнинең бер вакытта да миңа кисәтү ясаганын хәтерләмим. “Рәзилә, әллә болайрак эшләп карыйк микән?” шикелле сораулары белән дә конкркт эшкә этәрә белде.

Гаиләдәгене урамга, урамнан өйгә ташу, гомумән, юк безнең йортта. Монда әнинең өлеше зур. Төп йорт булгач, кайтучы-китүче дә күп, билгеле. Ул барысын да ачык йөз, мул табын белән каршы ала, күчтәнәчләрен төяп озатып кала. Мине дә шул сыйфатларга өйрәтте.

Әти белән алар 57 ел пар канат булып яшиләр, тату гаиләдә биш бала – дүрт кыз һәм бер ул үстергәннәр. Хәзер инде 10 онык һәм ике оныкчыкка кадерле әби-бабай булып гомер кичерәләр.

Нинди генә эшкә тотынсак та, әти белән әни безнең киңәшче дә, начальник та, иганәче дә.

Шушы көннәрдә әниебезгә 77 яшь тулды. Форсаттан файдаланып, аны гомер бәйрәме белән тәбрик итәм. Әни, сиңа зур рәхмәт! Тормыш терәгем булган иремне үстергән өчен, бу гаиләгә килеп кергән көннән алып “кызым”, дип каршы алганың өчен, балаларыбызны яратып үстерешкәнең өчен. Синең укыган догаларың белән яшибез. Ходай гомереңне озын һәм бәрәкәтле итсен, сау-сәламәт булып, әти белән тигез картлыкта яшәсәгез иде.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә. Каенаналар, сез улыгыз сайлаган ярны үз кызыгыз кебек яратыгыз, файдалы киңәшләрегезне кызганмагыз. Киленнәр, сез дә каенаналарыгызны ничек бар шулай кабул итегез, тәмле телегезне, хөрмәт-ихтирамызыгны кызганмагыз.

Рәзилә Фәссахова.

Туймәт авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев