Туйкиннар - чирмешәнлеләр өчен үз кешеләр
Балтачлылар гыйнвар башында районның Норма авылында совет мәктәбенә нигез салынуга бер гасыр тулуга багышлап бәйрәм чаралары үткәрделәр. Шулар турында Рәфхәт Зарипов «Татарстан яшьләре»ндә (25.01.2018) язып чыкты.
Аның язмасын укыгач, “Туктале, безнең Лашман мәктәбенең тарихы да кимендә шул кадәр үк вакытны эченә ала торгандыр бит?” – дип уйлап уйдым. Әле артыграк та булмаса. Чөнки Татарстанның атказанган укытучысы, мәрхүм авылдашым Гаяр Газыймҗанов үзенең “Туган җиребез Лашман” дигән китабында “Лашманда мәктәп барлыкка килүне 1911 елда салынган мәдрәсәдән санау гадел буладыр” дип язган иде. Аныңча исәпләгәндә авылым мәктәбенә 2011 елда ук 100 ел тулган булып чыкты.
Хәер, әнә, быел җәй Бигеш урта мәктәбенең 125 еллыгын билгеләп үтәргә җыеналар. Аның тарихын зәйлеләр XIX йөз азагыннан, ягъни танылган иганәче Әхмәт бай Хөсәенов үз акчасына Бигеш авылында салдырган мәдрәсәдән башлыйлар икән!..
Шулай да Октябрь инкыйлабыннан соңгы вакытларга әйләнеп кайтыйк әле. Лашманда да, Норма авылындагы кебек үк, Совет мәктәбе 1918 елда, элеккеге мәдрәсә бинасында ачыла, укытучылар итеп ирле-хатынлы Сәлиха һәм Габделбәр Туйкиннар җибәрелә. Балаларны тырышып, күңел биреп гыйлем-тәрбия кылган яшь укытучыларны халык ярата, якын итә. 1920 елның февраль аенда сәнәкчеләр фетнәсе вакытында авылдашларымның аларны үлемнән коткарып калулары нәкъ шуны раслый. Авыл совет йортынамы, бер келәткәме (истәлекләр дә төрлечә), өсләреннән бикләп, ябып куелган, кыйналган укытучыларны авылдашыбыз Хамәт абзый Гатауллин төнлә урлап үз өенә алып кайткан, берничә көн идән астында качырып асрап, аннары үз атында туган авыллары Зәй Каратайга (хәзер Лениногорск районына керә) илтеп куйган.
Габделбәр Туйкинга нәселдәш, якын туган булган Фатыйх Туйкинның гомере исә сәнәкчеләр тарафыннан вәхшиләрчә өзелә. Аны – Иске Иштерәк авылы мөгаллимен, сәнәкчеләр кыйнап үтерәләр, гәүдәсен Бәкер авылы янындагы бер чүплеккә илтеп ташлыйлар.
Бу фаҗигале хәлләрдән соң исән калган Сәлиха һәм Габделбәр Туйкиннар алга таба кайда, ничек яшәп-эшләп гомер иткәннәр соң? Мин шул сорауга җавап эзләдем, фотосурәтләрен табасы иде дип хыялландым һәм максатыма күпмедер ирештем дә.
Башта Туйкиннар нәселенең бүгенге дәвамчылары, аерым алганда исемнәре, эшчәнлекләре һәм ачы язмышлары укучыларга яхшы таныш булган Кәбир һәм Фазыл абзыйларның Әлмәттә һәм Мәскәүдә яшәүче оныклары белән элемтәгә кердем. Аларның истәлекләрен һәм хатларын мәкаләләренә һәм китапларына керткән шагыйрә Эльмира Шәрифуллинадан да сораштырдым. Ахыр чиктә Кәүсәр Шәриповның – Габделбәр абзыйның бертуган сеңлесе Маһипәрвәр апаның өлкән улы истәлегенә тап булу (“Бертуган Туйкиннар”, “Рухият” нәшрияты, 2007 ел, 148-152 битләр), ягъни Туйкиннар нәселенең тагын бер тармагы белән таныша башлау офыкларымны киңәйтте, яңа табышларга юл ачты. Бәхетемә, Маһипәрвәр апаның икенче улы, филология фәннәре докторы, Чаллы педагогика институты профессоры Әнвәр Шәрипов минем элеккеге танышым булып чыкты. Аның белән бергә мәшһүр якташыбыз шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәни иҗатына багышланган радиотапшыру эшләгән чаклар искә төште. Кабат очрашу-күрешү нур өстенә нур булды. Әнвәр әфәнде, Кәүсәр абыйсы кебек үк, нәселен яхшы белә.
– Соң белмичә, Габделбәр әниемнең бертуган абыйсы ич, – дип сөйләп китте ул. – Сәлиха апа Кодаш авылы кызы. Алар Энҗе, Нурзидә, Могтәбәр, Мөшәррәфә, Мөдирә, Зәмзәмия исемле бер ул һәм биш кыз бала үстерделәр. 1925-1926 елларда Әлмәт төбәгеннән берничә гаилә җыелышып хәзерге Ютазы районына күчеп Алма-Ата авылын нигезлиләр. Туйкин Габделбәр гаиләсе дә Галимов фамилиясе белән бирегә килеп урнаша. Аның 1921 елда муллалыкка указ алган энесе Габдерәүф тә фамилиясен элегрәк Галимовка (әтиләре Габделгалим Туйкин) үзгәрткән була инде. Габделбәр абзый (1896-1966) һәм Сәлиха апа (1896-1968) шактый еллар колхозда эшлиләр, балаларын үстерәләр һәм укыталар, соңыннан кызлары янына, Уфага күчәләр, үзләренә йорт алалар, шунда гомер көзләрен каршылап вафат та булалар.
Үзебезгә килгәндә, әниебез 1923 елда Кәрәкәшле авылы кешесе Гыйльман Шәрибенең малае Мәгъдәнурга кияүгә чыга. Без: абыем Кәүсәр дә, мин дә шул гаиләдә туып үстек. Шәриповлар булып йөрсәк тә, нәсел җебебезне беләбез, Туйкиннар нәселеннән булуыбыз белән горурланабыз.
Язмамны бизәүче фото да Әнвәр Шәрипов ярдәме белән табылды. Ул аны Габделбәр абзый белән Сәлиха апаның Башкортстанда яшәүче кече кызы Зәмзәмия Әскәровадан почта аша соратып алды һәм миңа тапшырды. Заманында мин авылдашым, сәяси золым корбаны Касыйм мулла Исхаковның (Гаяз Исхакыйның туганнан туган энесенең) бердәнбер, төрмә фотосын КГБ архивыннан эзләтеп табып, аны авылыбызга алып кайтып, мәрхүмнең хатыны Саҗидә апаны, балаларын сөендергән идем инде. Бу юлы Сәлиха һәм Габделбәр Туйкин-Галимовлар белән сурәтләре аша булса да барлык авылдашларымны, бер гасырлык тарихы булган Лашман урта мәктәбендә укып белем алган һәр кешене “күрештерәм” кебек. Шуңа үзем дә чиксез шатланам.
Эзләгән таба диләр. Нәкъ шулай булып чыкты да. Тик соңгысы гына булмасын иде.
Минвәгыйз ЗӘЙНЕТДИНОВ. Казан.
Фото Туйкиннарның, Шәриповларның гаилә архивыннан, безнең матбугатта беренче мәртәбә басыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев