Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Туймәтле Әсәдуллиннар бабаларын күргән төсле булган

Бөек Ватан сугышында безнең Әсәдуллиннар гаиләсеннән өч кеше катнашкан: әтинең әтисе һәм ике абыйсы. Кызганыч, бабай белән бер улы Туймәткә исән-сау кайта алмаганнар.

Сугышка башта Сафиулла бабай китә, анна бер-бер артлы ике улын: 1924 елгы Шәфигулланы һәм 1926 елгы Гыйззәтулланы алалар. Сафиулла бабай 1941 елның сентябрендә китә, ул вакытта әтием Шамилгә нибары өч яшь булган. Аңа кабат әтисе белән очрашу язмаган, бабай яу кырында алган яралардан 1945 елның 25 маенда госпитальдә үлә. Ә олы улы Шәфигулланың 1943 елның августында гомере өзелә.

Гыйззәтулла бабай 1943 елдан 1950 елга кадәр хәрби хезмәттә була. Бәхеткә, ул исән-сау кайта, 80 яшькә кадәр яшәде. Ул гомере буе әтисе белән абыйсының каберен эзләде, тик таба гына алмады. Без эзләнүне туктатмадык, ә инде аларның каберләре кайда икәнен белгәч, аны барып күрү теләге тынгы бирмәде. Бабайның да, улының да каберләре Тверь өлкәсендә, төрле авылларда дип язылган Хәтер китабында.

Үткән ел көз көне улым Әлфис белән юлга кузгалдык. Күпме генә эзләсәк тә, Сафиулла бабайның җирләнгән урынын таба алмадык, ә Шәфигулла бабай җирләнгән туганнар каберлеген күрү насыйп булды. Монда туганнар каберлекләре бик күп, эзләп бара-бара Псков өлкәсенә килеп кердек, алар Тверь өлкәсе белән чиктәш. Аның исемен Подберезье авылындагы мемориаль тактадан таптык. Үзен күргән кебек булды,күңелләр йомшарып китте. Биш көнлек сәфәребезнең бушка үтмәвенә шатландым. Сафиулла бабайның җирләнгән урынын табу теләге дә бар.

Рашат Әсәдуллин.

Чирмешән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев