Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Танылган рәссам туган авылы Кара Чишмәгә кайткан

Рәссамнар бик күп инде ул. Ә менә графика жанрында иҗат итүчеләр бик сирәк. Алар арасында якташыбыз Ирек абый Мәссаров булуы бик сөендерә.

Рәссам - график, ТР рәссамнар берлеге әгъзасы, якташыбыз туган авылы Кара Чишмә китапханәсендә кунак булып китте.

15тән артык зур, берсеннән-берсе матур картиналарын алып кайткан ул, альбомнары да бихисап, аларда күңел җылысы күчкән рәсемнәре урын алган.

Рәссамның эшләрен бер рәткә тезеп куйгач, китапханәбез чып - чын картиналар галереясына охшап калды.

Ирек абыйның бу шөгыле балачактан ук килә. Беренче рәсемен 5 яшендә ясаган, нефть вышкасын гәүдәләндергән була ул. Шуннан бирле карандашын гел кесәсендә йөртә икән. Күңеленә ни ошаса, шуны ясап куя.

Яр Чаллыда яшәүче якташыбыз авыл патриоты. Аның картиналарында күбрәк авылдашларыбыз язмышын, татар халкының катлаулы һәм фаҗигале үткәнен, XVIII- XIX гасыр вакыйгаларын күрергә була. Күренекле авылдашларыбызның портретлары да бар. Һәм иң сокландырганы шул- ул аларны гади, шариклы ручка белән ясый.

Авыл халкы белән дә, балалар белән матур очрашулар үткәрелде Ирек абый катнашында. Ул иҗаты белән таныштырды, сорауларга да бик теләп җавап бирде. Иң кызыксынганы балалар булды, очрашу тәмамлангач та, картиналардан озак аерыла алмадылар.

Оста рәссам гына түгел, кул астындагы материаллардан төрле әйберләр дә ясый. Иске кастрюльдән ясалган танк, пулемет макетлары барыбызны да таң калдырды. Зур сөякләрдән вазаларга кадәр эшләп куя икән. Шуның өстенә бик оста гармунчы да!

Ничек сокланмыйсың да, ничек горурланмыйсың инде шундый якташларың белән!Афәрин, Ирек абый!

Әнисә Баһманова,

Кара Чишмә авылы китапханәчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев