Советлар Союзы Геройлары – безнең якташлар
Алар ил азатлыгын яклады.
Барый Гали улы Габдрахманов (1912-1944)
1912 елның 25 маенда Кармыш авылында туган. Бөек Ватан сугышында 1941 елның октябреннән. 2 нче Украина фронтында сугышкан.
1944 елның 15 гыйнварында 233 нче гвардия артиллерия полкының орудие төбәүчесе - кече сержант Барый Габдрахманов Кировоград өлкәсенең Грузское авылы янындагы бәрелештә дошманның бер танкын, ике штурм орудиесен һәм ике пулеметын сафтан чыгара.
Орудие коручысы белән икәү калып, соңгы снаряд беткәнчегә кадәр ут алып бара, ә аннан соң автоматтан гитлерчыларны кыра.
Бу сугышта кече сержант Барый Гали улы Габдрахманов авыр яралана һәм 1944 елның 23 гыйнварында аның гомере өзелә.
Украинада, Кировоград шәһәрендә Мәңгелек Дан Пантеонында җирләнгән.
Командованиенең сугышчан бурычларын үрнәк төстә башкарган, батырлык һәм каһарманлык күрсәткән өчен, СССР Верховный Советы Президиумының 1944 елның 13 сентябрь Указы белән, кече сержант Барый Гали улы Габдрахмановка, үлеменнән соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул – Кызыл Йолдыз, Ленин, өченче дәрәҗә Дан орденнары кавалеры.
Иван Никитич Конев (1899-1983)
1898 елның 23 декабрендә (1899 елның 5 гыйнварында) Шешминка авылында туган.
Кызыл Армия сафларында 1918 елның июненнән.
1936 елда М.В. Фрунзе исемендәге РККА Хәрби академиясен, 1939 елда Генераль штаб академиясен тәмамлый. 1939 елда Халхин-Гол елгасында япон милитаристларына каршы сугышларда катнаша. 1941 елның июленнән - хәрәкәттәге армиядә. 1941 елның 24 июлендә Смоленск янындагы бәрелешләрнең берсендә авыр яралана. 1942 елның августыннан - Мәскәү хәрби округының 8 нче һава-десант корпусы командиры.
1942 елның декабрендә корпус 3 нче гвардия һава-десант дивизиясе буларак үзгәртелә, полковник Конев аның командиры итеп билгеләнә һәм сугышның ахырына кадәр шушы дивизияне җитәкли.
Дивизия белән оста командалык иткәне, немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә командованиенең сугышчан заданиеләрен үрнәк төстә үтәгәне, батырлык һәм каһарманлык күрсәткәне өчен, СССР Верховный Советы Президиумының 1944 ел 13 сентябрь Указы белән, гвардия полковнигы Конев Иван Никитичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, аңа Ленин ордены һәм "Алтын Йолдыз" тапшырыла.
Петр Семенович Курасанов (1917-2008)
1917 елның 25 гыйнварында Чирмешән авылында туган. 1935 елдан Казан укытучылар институтында укый, 1937 елда Беренче Май районы мәгариф бүлеге инспекторы булып эшли башлый.
Лейтенант Петр Курасанов Бөек Ватан сугышында 1941 елның 22 июненнән. Көньяк-көнбатыш фронтта сугыша, гаубица-артиллерия полкында взвод командиры була.
Берлинны штурмлаганда совет гаскәрләре хәрби-диңгез училищесының бик зур биналарын бердәм оборона комплексы итеп туплаган көчле каршылыкка очрый.
Майор Курасанов училищега илтә торган юлларны өйрәнеп, полкның берничә батареясын үзе туры наводкага чыгара. Көчле ут ярдәмендә биналар җимерелә, немец гарнизонының күпчелеге шунда һәлак була. 4 танк, 3 штурм, 6 артиллерия орудиесе, 10 миномет, 12 пулемет, 600 солдат юк ителә. Укчы һәм танк подразделениеләре училище территориясенә бик тиз үтеп керәләр һәм бу совет гаскәрләренең Берлинга бару юлында мөһим роль уйный.
СССР Верховный Советы Президиумының 1945 елның 31 май Указы белән Петр Семенович Курасановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм "Алтын Йолдыз" тапшырыла.
Семен Архипович Ларионов (1915-1984)
1915 елның 1 апрелендә Чирмешән авылында туган. 1933 елда механизаторлар курсын тәмамлап, тракторчы булып эшләгән.
Бөек Ватан сугышында 1942 елның апреленнән. Үзәк фронтның 65 армиясе 96 нчы укчы дивизиясе 237 нче укчы полкында ут взводы командиры - өлкән сержант Семен Ларионов Украинаның Чернигово өлкәсе Репкин районы Радуль поселогы янында Днепрны кичкәндә зур батырлык күрсәтә.
1943 елның 16 октябрендә, штурм төркеме белән, Ларионов Днепрны кичә, аннан соң уңъяк ярдагы плацдармны яулап кулга төшерә.
Командованиенең сугышчан бурычларын батырларча үтәгәне өчен СССР Верховный Советы Президиумының 1943 елның 30 октябрь Указы белән өлкән сержант Ларионов Семен Архипович Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, аңа Ленин ордены һәм "Алтын Йолдыз" медале тапшырыла.
Павел Алексеевич Цаплин (1906-1937)
1906 елның 23 декабрендә Мордва Афонькәсе авылында туган. 15 яшендә, әти-әнисе 1921-1922 еллардагы ачлыктан үлеп, ятим кала, балалар йортында тәрбияләнә.
1923 елда Кызыл Армия сафларына алынган. 1926 елда Тулада хәрби пехота мәктәбен, 1932 елда Ленинградта бронялы танк курсларын тәмамлаган, танк ротасы командиры итеп билгеләнгән.
1936-1939 елларда испан халкының милли-революция сугышында катнаша. Д.Г. Павловның танк бригадасы составында Мадрид янындагы һәм Теруэль юнәлешендәге сугышларда ике тапкыр яралана. “Кызыл Йолдыз” һәм Ленин орденнары белән бүләкләнгән.
Арчен шәһәре янындагы һөҗүмнәрнең берсендә аның танкына дошман снаряды эләгә. Цаплин авыр яралана, ләкин сугышны ташлап китми. Озакламый рота яулап алган позициядә, капитан Цаплинның күп кан югалтудан гомере өзелә.
Советлар Союзының оборона куәтен ныгыту буенча Хөкүмәтнең махсус заданиеләрен үрнәк төстә үтәгәне һәм каһарманлык күрсәткәне өчен, СССР Үзәк Башкарма Комитетының 1937 елның 27 июнь Карары белән, капитан Цаплин Павел Алексеевичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул – танкист - Татарстанның беренче Советлар Союзы Герое.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев