Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ни хәлләрең бар, Тукай?

Районыбызның шушы авыл зиратында кирәк-яраклар кую өчен бер кечкенә өй күтәрмәкчеләр. Заманында ил картлары - Хөсәен һәм Галиәгъзам бабайларның агачтан ясаганы Тукай халкына 60 еллап хезмәт иткән. Мәрхүмнәрнең бу "истәлеге" тузган инде. Сөйләве генә ансат. Бер "кечкенә өй" дигән булабыз да, нигездә, әби, бабайлар яшәүче поселок өчен мондый төзелеш -...

Районыбызның шушы авыл зиратында кирәк-яраклар кую өчен бер кечкенә өй күтәрмәкчеләр. Заманында ил картлары - Хөсәен һәм Галиәгъзам бабайларның агачтан ясаганы Тукай халкына 60 еллап хезмәт иткән. Мәрхүмнәрнең бу "истәлеге" тузган инде.

Сөйләве генә ансат. Бер "кечкенә өй" дигән булабыз да, нигездә, әби, бабайлар яшәүче поселок өчен мондый төзелеш - ярыйсы ук зур мәшәкать. Вакыйга диик. Әле ярый, Тукайның үзендә төпләнгән халык та, читтә гомер итүче авылдашлар да шундыйрак изге, күмәк эшләр өчен өлеш чыгаралар.
-Рәхмәт барысына да, садака акчаларына 400 данә керамзит блоклар алып куйдык, - ди авыл мәчете имамы Нургаяз абый Яруллин. - Аллаһы теләсә, җәйгә бу эшне башкарып чыгарбыз. Түбә калаена да акчабыз бар.
Даһи шагыйребез исемен йөрткән 19 йортлы, җыйнак кына Тукайда бүген 50ләп кеше яши. Биш бала Иске Кади мәктәбенә йөреп укыйлар. Авылда мәктәпкәчә яшьтә ике сабый бар. Монда туйлар, бәби чәйләре - тансык вакыйга, әлбәттә. Дөрес, быел январь аенда авыл урамнарыннан куыклар таккан туй машиналары узган узуын. "Арчи" егетләре авыл кызы Ләйсәнне Түбән Кама шәһәренә килен итеп алып киткәннәр.
- Никахын үзем укыдым. Ахырлары хәерле бусын, бик матур яши башладылар. Әле менә тагын бер кызыбызны - Гөлүсәбезне сорап киттеләр. Анысын алай еракка бирмибез инде, - ди авыл мулласы ярым шаяртып. - Иске Кадига гына, үзебезнең егеткә чыга. Илшат Заһретдинов белән туй итмәкчеләр. Кызганыч, авылга киленнәр алып кайтучы юк шул. Егетләр дефицит бездә.
Тукай авылында халык җыелып, иганәче авылдашлар да нык күтәрешеп, 2006 елда мәчет өлгерткәннәр иде. Аллаһ йорты хәзер авылның бер бизәге. Урамга таралучы азан тавышы гына ни тора?! Җомга намазларына 6-7 бабай йөри икән. Күп түгел дә бит. Шулай да, әлеге дә баягы шушы картлар, ипләп кенә, бөтен дини йолаларыбызны башкарып, Тукайда иманлылыкны саклап яшиләр.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай поселогы