Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Мордва китаплары җитми

Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре китапханәчеләре дә телләрне өйрәнүгә, торгызуга, саклауга үз өлешләрен кертәләр, татар, чуваш, рус, мордва телләрендә төрле чаралар, күргәзмәләр оештыралар. Китап укучылар арасында төрле милләт кешеләре бар. Бүген безнең фондта 253687 китап бар, шул исәптән татар телендә - 59776, чувашча - 7508, мордва телендә - 64 данә. Кызганычка каршы,...

Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре китапханәчеләре дә телләрне өйрәнүгә, торгызуга, саклауга үз өлешләрен кертәләр, татар, чуваш, рус, мордва телләрендә төрле чаралар, күргәзмәләр оештыралар.


Китап укучылар арасында төрле милләт кешеләре бар. Бүген безнең фондта 253687 китап бар, шул исәптән татар телендә - 59776, чувашча - 7508, мордва телендә - 64 данә. Кызганычка каршы, мордва телендә китаплар бик аз, ә аларга сорау зур. Безнең өч мордва авылында китапханәгә килүчеләр арасында мордва телендә укырга теләүчеләр шактый. Ләкин Татарстан Республикасында бу телдә китаплар басылмый. Башка төбәкләрдән яздырып алу бик кыйммәткә төшә. Соңгы биш елда китап продукциясе кыйммәтләнсә дә, китапханәләрне финанслау үзгәрешсез калды. Ә райондашларыбыз китапларны гына түгел, матбугат басмаларын да туган телдә укырга телиләр. Форсаттан файдаланып, якташларыбызга мөрәҗәгать итәсе килә, бәлки, кемдәдер мордва телендә китаплар бардыр, аларны китапханәгә бүләк итсәгез, без бик рәхмәтле булыр идек.

Елена Кабанова,
үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренең комплектлау бүлеге мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев