Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашман мәктәбе военругы биеп тә танылды

Әмирдә дә, Лашманда да "военрук Әхтәм" дип йөртәләр аны. 1940 нчы елның 28 нче июнендә гади авыл гаиләсендә дөньяга килә Әхтәм Фатыйхов.

Бер яше тулганда Бөек Ватан сугышы башлана. Әтиләре беренчеләрдән сугышка алына. Әниләре ике бала белән, өченчесе карында килеш, берүзе кала. 1942 елның гыйнварында Әхтәмнең энесе Сәгыйть туа. “Бер яктан сугыш зур хәсрәт алып килсә, икенче яктан гаиләдә тагын бер туганым туу зур шатлык булды” - ди ул.

1943нең августында әтиләренең сугышта, Орел-Курск операциясендә, һәлак булуы турында хәбәр килгән. Тормыш дәвам итә: ачлы-туклы, ялангач, әтисез тормыш. Әни кеше ничек чыдагандыр, кечкенә Әхтәм моны аңларлык яшьтә булмаган әле. Сугыштан соңгы тормыш та мактанырлык түгел. “Кар астыннан чыккан туң бәрәңге, яшь кычыткан, балтырган, башак җыеп ашаган чакларны бүгенгедәй хәтерлим әле”, - ди райондашыбыз.

Ул чорда авылда яшәүче күп халык, “бәхет эзләп”, Урта Азиягә юл тота. 1946 елда Әхтәмнең әнисе дә авыр тормыштан котылу нияте белән шул якларга китеп бара. Озак та үтми, олы улы Әсхәтне үз янына китертә. Әхтәм бабайларында, кечкенә энесе Сәгыйть Вәли абыйларында яшәп калганнар. Тагын бераз вакыттан әни кеше бу ике улын да үз янына алу мөмкинлеген таба, әмма Әхтәм ком, таш арасына бармыйм дип, бабаларында яшәп кала, 1947 нче елда Лашман урта мәктәбенә укырга керә. Шул елны Вәли абыйсы аны үз гаиләсенә, кызлары Җәмилә һәм Тәнзилә янына сыендыра. Лашман урта мәктәбен тәмамлап, колхозда эшли, ат җигеп салам җыя, көлтә ташый, урманга барып бүрәнә ташый Әхтәм.

Венгрия халык республикасында урнашкан гаскәрләр составында 3 ел хәрби хезмәт үтеп ил каршындагы бурычын үти. Армия сафларында намуслы хезмәте, үзешчән сәнгатьтә актив катнашуы өчен бик күп грамоталар белән бүләкләнә. Декабрь ае, югары уку йортларында кабул итү инде тәмамланган, шуңа күрә ул Шенталадагы училищега укырга керә, анда укуын тәмамлагач, Черниговка районының “Степной маяк” колхозына эшкә җибәрелә. Бу колхоз газетасында 1965 елның 17 нче сентябрь санында  “Один из первых” дип аталган беренче биттәге мәкалә Минәхтәм Фатыйховка багышланган. Бу газета Әхтәм абыйда әле дә саклана. Район күләмендәге нинди генә ярыш үтмәсен, якташыбыз беренчеләрдән, күп кенә грамоталар, бүләкләргә ия була. Аннан кабат туган авылы Лашманга кайта ул.

1966 елда Әхтәм Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Тырышып укуы белән беррәттән, район мәдәният йортындагы бию коллективында осталыгын арттыра. 1967 елда Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәрендә Идел буе халыкара бию коллективлары фестивалендә лауреат исеме һәм күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Техникумны тәмамлап, диплом иясе булып, яшь инженер “Сельхозтехника”га эшкә алынган.

Авылда үзешчән коллектив оештырып, авылдан-авылга концертлар куеп йөриләр алар. Нәкъ шул вакытта инде ул авылның бик чибәр кызы белән гөрләтеп туй ясап, тормыш корып җибәрә. Халисә колхоз бухгалтериясендә эшли. “Мин Әхтәмнең 3 ел укуын көттем”, - ди ул шаяртып. Өйләнешкәч, алар Әхтәмнең әнисен күрергә, “килен күрсәтергә” баралар. Ләкин үзе дә әнисен күп еллар күрмәгәч, аңарда бер таныш чалым да тапмый Әхтәм. Әнисе исә инде Ульяновскига кайтып урнашкан. Ничә еллардан соң әнисе белән шулай кабат очрашалар. Нәкъ менә Әхтәм белән Халисә әниләрен ахыр гомерендә 9 ел карап, матур итеп соңгы юлга озаталар. Сокланырлык гаилә, сокланырлык кешеләр алар. Бүген 5 балалары, 10 оныклары һәм оныкларының бер баласы бар.

Инде аңа каян килеп “военрук Әхтәм” дип йөрүләренә аңлатма кертер вакыттыр. 1970 нче елларда мәктәпләрдә башлангыч хәрби әзерлек - НВП дигән дәрес кертелә башлый. Бу яңалык Лашман мәктәбенә дә кагыла. 1971 нче елны Әхтәмне Казанга нәкъ шул фәнне өйрәтүче курсларга җибәрәләр. Шуннан соң ул мәктәпкә хәрби җитәкче-военрук итеп билгеләнә.

Әхтәм абыйдан дәрес алган, мәктәп партасыннан патриотик тәрбия күргән балалар ул вакытта армиядән калу өчен качып йөрү түгел, армиягә бармыйча калу оят дип тәрбияләнәләр иде. Лашман мәктәбендә Әхтәм Гариф улы эшләгән вакытта күп чаралар уза. “Зарница”, “Орленок” уеннарын оештыру,  үткәрү, гаскәрләрнең туган көнен билгеләү, армия сафларында хезмәт итеп кайткан солдатлар, ветераннар белән очрашу, Бөек Җинү көне уңаеннан, 9 нчы майда бәйрәм парадында катнашу, хәрби комиссариат соравы буенча призывникларны Казан шәһәренә озату дисеңме - болар бар да Әхтәм абый катнашында уза. 1974 нче елда Казан шәһәрендә республика күләмендә үткәрелгән “Орленок” бәйгесендә катнашып кубок алып кайту Лашман мәктәбенең дәрәҗәсен янә бер баскычка күтәрә.

Ул укыткан дистәләрчә егет һәм кызларның биюләрен күрсәң! Районда аларга тиңнәр юк иде. Җиңү көнендә Чирмешәндә үтүче “парадта” әлеге мәктәп командасаның тигез рәтләрдә, чын солдатларча марш атлауларын күзәтү үзе бер рәхәт булды. Әхтәм абыйның хезмәт нәтиҗәсе шунда да ачык күренде.

2000 нче елда лаеклы ялга чыга ул. Лашман авылы мәдәният йортында юбилярны котлап бик зур чара оештыралар. Өйдә тик утыра аламыни ул, андый камырдан ясалмаган шул, тагын 11 ел укытуын да, үзешчән сәнгать смотрларында биеп йөрүен дә дәвам итә.

Әхтәм абыйларга кергәч, бер мәлне ул ачык көрән портфелен алып килде. Мәктәпкә йөри торган портфеле, бүген дә өр-яңа хәлдә, аның эче тулы тарих: Лашман тарихы, мәктәп тарихы, военрук тормышы, әзер музей экспонатлары. Еллык эш нәтиҗәләре (грамоталар, фотолар, папкалар). Менә шул портфельнең иясе, укытучыбыз белән таныш булу, аралашып яшәү минем өчен зур бәхеттер.

Гөлшат Әгъләмова.

Әмир авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев