Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашман кызлары - ике Асия 58 елдан соң кабат күрештеләр

Кечкенәдән үк аларның берсен “Кара Асия”, икенчесен “Ак Асия” дип йөрткәннәр. Бер урамда, кара-каршы йортта үсәләр алар. Бергә мәктәптә укып, аны 1957 елда бергә тәмамлыйлар.

Аннан колхоз эше. Каядыр укырга китим дисәң, ул вакытта паспортыңны алу ансат түгел. Асия апа Борһанова (“Кара Асия”) 3 ел тавык фермасында эшли, ә 1960 елда Казан медицина институтына укырга керә. 6 елдан соң аны тәмамлап, шунда үзенең тормыш юлдашын - Илгизәрне очратып гаилә корып җибәрәләр. Асия апа җизнинең туган ягында – Сарман район үзәк больницасында эшләде. Әүвәл участок врачы була, аннан соң 36 ел терапия бүлеген җитәкли. 45 ел, җитмеш яшенә кадәр хезмәт куйган Асия БорҺанова - Татарстанның атказанган врачы. Алар, җизни белән, бер кыз, ике ул үстерделәр. Апа белән җизни хәзер үз йортларында дәү бабай, дәү әби булып гомер итәләр...

Авылдан киткәч, шул ике Асиягә, ничектер тормыш мәшәкатьләре белән, бер-берсен күрергә гел җае чыкмый. Асия апа, Сарманнан телефоннан шалтыратып, гел “Асияне күрәсе килә”, - дия иде. Ниһаять, 58 елдан соң, быел май аенда алар күрештеләр. Бер-берсен танысалар да, йөзләрендә олыгайганлык күренә: бала чаклары сугыш чорына туры килгән шул. Өстәвенә, кызлар ятимлекне күреп үсәләр. Икесенең дә әтиләре сугыш кырында ятып калган.

Асия апа Хәйретдинова исә (“Ак Асия”) гомере буе Лашманда яшәде. Авыл егете Мәгъсум абый Нуруллин белән тормыш корып, аерым өй җиткереп, шунда бүген дә матур тормышта, барына канәгать булып, исәнлекләренә кинәнеп яшиләр. Өч уллары һәр ата-ана горурланырлык. Барысы да тәртиплеләр, үз тормышлары белән яшиләр. Алар төп йортка һәрвакыт кайтып йөриләр, әти-әниләренә булышып яшиләр, оныклар да гел әби, бабай янында.

Шулай итеп, ике Асия, ике күрше, ике дус, берсе – “ак”, берсе – “кара” матур гомер юлы үтәләр. Әле тормыш дәвам итә. Исән-сау гына булсыннар апалар.

Миндар Борһанов.

Лашман авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев