Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кара Чишмәдән Гатуповлар иртәнге 3тә торалар

Кара Чишмәдә яшәүче Асия һәм Яхъя Гатуповларның бергә гомер итүләренә 50 елдан артык вакыт узып та киткән. Гаилә башлыгы Яхъя абый сугыш башланган 1941нче елны дөньяга килсә, Асия апа Җиңү китергән 1945нче елны туа. Аларның язмышлары охшаш. Икесенең дә балачаклары, бик күпләрнеке кебек, авыр сугыш һәм сугыш арты елларына туры...

Кара Чишмәдә яшәүче Асия һәм Яхъя Гатуповларның бергә гомер итүләренә 50 елдан артык вакыт узып та киткән.

Гаилә башлыгы Яхъя абый сугыш башланган 1941нче елны дөньяга килсә, Асия апа Җиңү китергән 1945нче елны туа. Аларның язмышлары охшаш. Икесенең дә балачаклары, бик күпләрнеке кебек, авыр сугыш һәм сугыш арты елларына туры килә. 7 класс тәмамлаган Асия апа белемен дәвам итә алмый, фермада эшли башлый. Яхъя абый да фермада хезмәт куя, балта остасына башка җирдә дә эш табыла. 1965нче елны алар кавышалар. Бер - бер артлы өч балалары дөньяга килә. Заманалар авыр булса да, күпләр бәхет эзләп читкә китсә дә, Гатуповлар туган авылда җиң сызганып эшләп, тату яшиләр.
Аларның йорты ерактан ук пөхтәлеге белән аерылып тора. Өй эчендә дә тәртип, чисталык һәркемне сокландырырлык. Бүген дә алар, олы яшьтә булуларына карамастан, йорт тутырып мал асрыйлар.
-Без эшсез торырга күнекмәгән, - ди 75 яшен тутырган Яхъя абый. - Мин иртәнге өчтә торам. Көне буена эш җитә.
Мөгаен, шулайдыр, Гатуповлар сыер, тана, бозау, сарыклар һәм ат асрыйлар. Малларны көтүгә кумыйлар -ерак, үзләре авыл кырыенда яшәгәч, бәйгә куялар. Асия апа сыерны сава, көн саен диярлек сепаратор аерта. Печән чабарга да икәү йөриләр. Хәзерге заман чапкычларын үз итмиләр, печәнне элеккечә - чалгы белән чабалар. Атка төяп тә кайталар.
-Элек саламны да Казахстаннан ташыйлар иде, - ди Яхъя абый. - Азык булмаган күрәмсең. Бүген, Аллага шөкер, азыкны китереп тә бирәләр бит. Ничек инде мал асрамаска!
Хуҗаларның бакчаларында да тәртип. Бәрәңге, чөгендер, кабак рәтләре арасында чүп тә үсми, ахрысы. Бәрәңгене дә биек итеп өеп куйганнар.
-Башкалар бәрәңге утыртырга, ярырга ат эзлиләр, безнең әби, йортта ат булып та, аны бакчага аяк бастырмый, көрәк белән утыртабыз, көрәк белән өеп чыкты, - ди йорт хуҗасы.
Бүген аларның инде җиде оныгы, алты оныкчыклары бар. Гомерләре хезмәттә үткән әби - бабайлары алар өчен үрнәк булып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кара Чишмә Юбилейлар Гатуповлар