Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кара Чишмәдә яшәүче Наилә Вәлиеваның бабасы 100гә җиткән

Наилә Гата кызы Вәлиеваның үзенә 90 яшь тулды.

- Әни ягыннан нәсел нык безнең, бабабыз Гата да 100 яшен тутырды, - диләр балалары.

Сеңелесе Оркыяны да бик яшькә саный Наилә әби, 81дә генә әле ул, ди.

Әниләрен кызы Рәмия һәм улы Рамил кыш чыгарга шәһәргә алып китәләр. Ә җәйләрен ул үз нигезендә яши, йортка, бакчага чыга, тик утырырга яратмый. Кайткач та, иң беренче итеп тирә-күршедәге “аяксыз калган” ахирәтләренең хәлләрен белешеп чыга икән.

Наилә Гата кызы сугыштан 1943 елда яраланып кайткан авылдашы Әшраф Латыйп улына кияүгә чыга. 55 ел матур, тату гомер кичерәләр, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.

- Бабаем 80 яшьтә бакыйлыкка күчте, шулай да ялгызлык тоймадым, шөкер, балаларым бик карыйлар, - ди Наилә Гата кызы.

Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова тәбрикләде һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның бүләген тапшырды. Наилә Гата кызын шулай ук Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков һәм район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә тәбрикләделәр.

Гүзәлия Сафиуллина.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев