Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кара Чишмә ветеранын 95 яше белән котладылар

Кара Чишмә авылында гомер итүче Фәхирә Җиһаншинаның 95 яшьлек юбилеена кунаклар күп җыелды. Олы йөрәкле әби мондый хөрмәткә бик лаек.

Хатыны үлеп, тол калган авылдашы, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәнифкә, алты бала өстенә, кияүгә чыга Фәхирә. Олы балаларга – иптәш, бәләкәйләренә әни була. Балаларның олысына - 28, ә бәләкәенә - дүрт яшь.

Бөек Ватан сугышы елларында якташыбыз торф чыгару эшендә  катнаша, әтисе белән такта да ярдыралар. Сугыштан соңгы еллары колхоз эшендә уза, чөгендер эшкәртә, кая кушсалар - шунда хезмәт куя. Балаларын да эшкә өйрәтеп үстерә. Хәниф бабай белән тигез тормышта 17 ел гына яшәп калалар, авырудан соң, 1978 елда гаилә башлыгы үлеп китә.

Тырыш, уңган, ачык күңелле Фәхирә әби  бүген туган авылында  ялгызы гомер итә. Ялгыз дип, аңа туганнары, социаль хезмәткәр дә булыша. Балалары, оныклары, оныкчыклары әниләре-әбиләре янында еш кунак булалар. Юбилей көнне дә алар мул табын артына җыелдылар, һәрберсе үзенең рәхмәтләрен ирештерергә тырышты.

Районнан килгән кунаклар юбилярга Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән дә котлаулар ирештерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Фәхирә әби 100 не ваклап барса да, дөнья хәлләре белән танышырга, газеталар укырга ярата, киләсе ел өчен дә “Безнең Чирмешән” һәм “Ирек мәйданы” газеталарына язылып куйган.

Ландыш Зыякова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев