Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Үтәмеш мәктәбен тәмамлаучылар 40 елдан соң очрашты

 1972 елда беренче сыйныфка укырга кердек. Иске Сережкино башлангыч мәктәбендә без 15әү идек. Әмма башлангыч мәктәпне тәмамлаганчы, өч сыйныфташыбыз, әти-әниләре белән, яшәргә читкә киттеләр.

1975 елдан белемне Иске Үтәмеш урта мәктәбендә ала башладык. Анда ике параллель сыйныф иде. Искесережкинолылар Б классында укыды, Иске Үтәмештән тагын берничә кеше өстәлде.

9 нчы сыйныфта безгә Урманасты Үтәмеш, Югары Чегодай, Лагерка, Иске Афонькино авыллары (Шентала районы, ул вакытта Куйбышев өлкәсе) укучылары кушылды. 9 нчы ике сыйныфта 82 укучы белем алды, шуларның 33е - егетләр. Бездән соң да, безгә кадәр дә Иске Үтәмеш мәктәбендә бер класста шулкадәр күп бала укымаган.

1982 елда мәктәпне 77 укучы тәмамлады. Кайберәүләр 9 класстан соң ук киттеләр. Язмыш безне бөек илебезнең төрле почмакларына сипте...

 40 ел үтте. Сыйныфташыбыз Сания Насыйбуллина 1982 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларының ватсаптагы  классташлар төркемен булдырды. Анда 47 кеше керде. Классташлар хатирәләре буенча, күмәк көч белән, «Иске Үтәмеш урта мәктәбе. 1982 елгы чыгарылыш” дип аталган 52 битлек китап чыгардык. Фотосурәтләр кулланып, якташыбыз Кузьма Демьянович Илюхин тырышлыгы белән, шулай ук аталган видеофильм да ясалды.

 Классташларга очрашырга тәкъдим ителде.

 Һәм менә 2022 елның 23 июлендә, мәктәпне тәмамлаганнан соң 40 ел үткәч,  без очраштык. Анда  Иске Үтәмеш мәктәбенең 1982 ел чыгарылышыннан 23 укучы катнашты. Чарага өч укытучыбыз: Мәкъбулә Минвәли кызы Гыйләҗева, Камил Шамил улы Хәкимов, Наилә Мөбарәкшина килде. Улының туй көне булса да,  Самарадан Ирина Ефимова да кайткан. Ул ярты сәгатьләп безнең белән торганнан соң, ашыгып китеп тә барды. Шундый көнне дә очрашырга вакыт тапканына күңелебез булды. Рәхмәт аңа.

 Без үзебезнең кабинетларны карадык, балачагыбыз һәм яшьлегебез коридорларыннан уздык, мәктәпнең актлар залында җыелдык. Чыгыш ясаучыларны алкышладык. Мәктәпкә картина бүләк иттек. Очрашуыбыз район үзәгендәге "Шатлык" кафесында дәвам итте. Без кафе хезмәткәрләренә һәм кичәне алып баручыларга бик рәхмәтле. Очрашуда һәркем үзе, тормышы, балалары һәм оныклары хакында сөйләде. Түбән Чегодай мәдәният йортындагы дискотекада биедек. Бу онытылмаслык очрашу булды.

 Әлеге күрешүне оештырган сыйныфташларыбыз Сания Насыйбуллинага, Зөлфия Җиһаншинга, Рамилә Шәяхмәтовага рәхмәт. Иске Үтәмеш мәктәбе җитәкчелеге дә барлык үтенеч-гозерләребезне үтәде. Бернигә дә карамастан, вакыт табып, очрашуга килүчеләргә бик зур рәхмәт.

Евгений Илюхин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев