Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Иске Кади остасы гармунына тузан кундырмый

    Район газетасында баян, гармун кебек уен коралларын популярлаштуру турында бик дөрес язалар. «Гармунчының урыны түрдә» бәйгесе язмаларында да күтәрелде бу проблема.

    Дөрестән дә, безнең авылда яшьләр, мәктәп укучылары арасында гармун шыгырдатучыны белмим. Сәбәбе нәрсәдә – моңа компьютер, телефон, интернет комачаулыймы, әллә инде өйрәтергә кеше юкмы? Алай дисәң, безне беркем дә өйрәтмәде бит. Иң элек теләк кирәктер.

    Мин малай выкытта әтинең ике рәтле гармуны бар иде. Ул өйдә юкта, шыгырдата-шыгырдата, биш яшьтә гармун тарта башладым, беренче өйрәнгән көем “Туган тел” иде кебек. Ә инде югары сыйныфларда укыганда күрше малаеның баянында уйнарга өйрәндем. Мәктәптә узган кичәләрдә яшьтәшләрне баянда уйнап биетә идем, соңрак - авыл мәдәният йортында. Армия хезмәтеннән соң, үземә кулдан баян сатып алдым. Беренче тапкыр сәхнәгә дә шул елларда чыктым. Госман абый Мортазин безнең кебек үзешчән сәнгатьтә катнашучыларны бер коллективка туплады. Үзем җырламасам да, күпләрне баян көенә җырлаттым.

    Элек бит авылда мәҗлесләр, туйлар да гармунчысыз узмады. Һәм бик күңелле була иде. Хәзер дә туганнар җыелганда, сирәк булса да, баянга җырлашып утырабыз.

    10-15 еллар элек яңа баянлы булдым. Аңа тузан кундырмыйм, күңел төшкәндә кулга алып төрле көйләр сузам. Тик “Баяныңда уйныйм әле”, - диюче юк, балалар кызыксынмады. Баянда, гармунда уйнарга көчләп өйрәтеп булмый ул.

    Нәкыйп Мөктәсимов.

    Иске Кади авылы.

    Рузилә Мөктәсимова фотосы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: