Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иремнең кадерле бүләге

Үткәннәрне барлап утырганда күп кенә истәлекләр табыла: тормыш юлының төрле чорларын яктырткан фотосурәтләр, яшь чакта әти - әни, туганнар, дуслар бүләк иткән әйберләр, төрле вакыйгалар уңаеннан, чараларда бирелгән мактау кәгазьләре... Һәр бүләкнең үз тарихы, якынлыгы бар. Шулай да минем өчен иң кадерле бүләк булып, бүгенгесе көнне гаиләбезнең ядъкаре итеп саклана...

Үткәннәрне барлап утырганда күп кенә истәлекләр табыла: тормыш юлының төрле чорларын яктырткан фотосурәтләр, яшь чакта әти - әни, туганнар, дуслар бүләк иткән әйберләр, төрле вакыйгалар уңаеннан, чараларда бирелгән мактау кәгазьләре...

Һәр бүләкнең үз тарихы, якынлыгы бар. Шулай да минем өчен иң кадерле бүләк булып, бүгенгесе көнне гаиләбезнең ядъкаре итеп саклана торган кечкенә генә кесә дәфтәре - блокнот санала. Аны миңа 35 ел элек, булачак тормыш иптәшем Сәүбан, армия сафларында хезмәт иткәндә, 8 Март уңаеннан бүләк итеп җибәргән иде.
"Мин шагыйрь дә, рәссам да түгел
Бу җырларым сиңа истәлек.
Җырлар, чәчәк, гөлләр...
Яшьлек булсын
Җырлы - гөлле юлдан үтәрлек, - диеп башлана иде ул куен дәфтәре. - Бу дәфтәргә үзем яраткан җырларымны яздым, ә шигырьләрне сиңа багышлыйм, диеп миңа бик матур котлау сүзләрен юллаган иде Сәүбаным.
Ел ярым хезмәт итеп кайтып, бергә тормыш башлагач, без ул дәфтәрнең калган битләренә икебезгә дә ошаган җырларны язып, дәвам иттек. Туганнар, дуслар, классташлар бергә җыелганда ул кулына гармун, ә мин шул дәфтәрне алып, яраткан җырларны җырлап, күңел ачып утыра идек.
Яшьлегебезнең саф, рәхәт, матур мизгелләрен үзенә сеңдергәнгә бик кадерле миңа бу җыр дәфтәре - ирем истәлеге.
Хәлисә Мотаһирова,
Чирмешән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы хатлар

2
X