Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Илсаф Ибраһимовка коляска бүләк иткәннәр

Бервакыт шулай авылдашым, эшмәкәр Радик Салихҗан улы Гафуров белән сөйләшеп торганда, инвалидлар өчен аккумулятордан эшли торган коляскалар бар икән дип сүз кузгаттык.

Улым Илсаф шундый җайланма хакында хыяллана иде. Сөйләшүне Радик “күңеленә салып” куйган, күрәмсең, күптән түгел ул безне сөендереп, улыма шундый уңай, кыйммәтле бүләк ясады. Илсаф хәзер әлеге коляскада урамга чыгып йөри, хәтта клубка кадәр бара. Бу изге эшең өчен Аллаһының рәхмәте яусын сиңа, Радик!

Илсаф киләсе уку елында Бәркәтә мәктәбенең 11 нче сыйныфына укырга бара. Улыбызны анда да бик яхшы каршы алдылар, классташларына да, укытучыларына да рәхмәтебез чиксез. Ә Радик биргән коляска белән укырга йөрергә тагын да ансатрак булачак.

Илфат Ибраһимов.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев