Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Иң укылышлы 10 хатын-кыз авторларның берсе - Рәмзия Габделхакова

    Әлмәттә яшәп иҗат итүче Рәмзия Габделхакова «Ватаным Татарстан» газетасы китап укучылар арасында үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча иң укылышлы хатын-кыз авторлар унлыгына керде. «Казан утлары» журналы редакциясе уздырган «Шәфкатьле куллар» бәйгесендә ул кызыксындыру бүләге алды.

    Татарстанның журналистлар һәм язучылар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ш.Бикчурин (1998), Утыз Имәни (2015) һәм С.Сөләйманова (2019) исемендәге премияләр лауреаты Рәмзия Гайса кызы Габделхакова белән без Лениногорскида чыгып килүче «Заман сулышы» газетасында бергә эшләгән еллардан бирле таныш.

    Рәмзия тумышы белән Чирмешән якларыннан. Мәктәп елларыннан ук каләм тибрәтә башлап, тәүге шигырьләре район газетында дөнья күрә. Әмма иң актив иҗат иткән чоры, шагыйрә һәм язучы булып танылуы нәкъ менә данлыклы Шөгер төбәге белән бәйле. Аның җиңел, йөгерек тел белән язылган роман, хикәя-бәяннарын төрле буын вәкилләре яратып укый. Казанга, Татарстан язучылар берлегенең ел йомгаклары буенча җыелышына килгәч, Рәмзия белән очрашып, кыска гына әңгәмә корып алдык.

    – Кәефең шәп күренә. Нинди яңалыклар бар, Рәмзия?

    – Чынлап та, бу ел минем өчен күңелле, истәлекле вакыйгаларга бай булды. Иң беренче шатлыклы хәбәр ел башында ук Татарстан китап нәшриятыннан килгән иде. «Канатсыз очыш» исемле китабыгыз 2019 ел планына керде!» – дип шалтыраттылар. Җәй башында аны кулга алу бәхетенә ирештем. Шулай ук Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек булуым да – минем өчен зур сөенеч. Ул бит хезмәтеңне, иҗатыңны бәяләү дигән сүз. Бу шатлыклы вакыйгага юбилеем уңаеннан оештырылган иҗади очрашулар, әдәби кичәләр ялганды. Мин үземне бәхетле кешегә саныйм, чөнки туган җиремдә дә, торган җиремдә дә зурладылар. Бик матур кичерешләр, якты хатирәләр калды күңелдә. Гомер бәйрәмемне билгеләп үткән көннәрдә төрле газета-журналларда әсәрләрем басылды, котлаулар күп булды. Укучыларыма, якташларыма, каләмдәшләремә зур рәхмәт!

     Рәмзия, синең «Кәлүшле кыз» хикәяң укучылар арасында бәхәс тә, хуплау да уяткандыр. Син анда борынгы заманнардан ук килә торган аталар һәм балалар мәсьәләсен кабат кузгатып җибәргәнсең. Дөрес, бу очракта ул ана һәм кыз яссылыгында бирелә, алар арасындагы мөнәсәбәтләр, замана шартларына куелып, нечкә психологик кысада алып барыла. Әйт әле, бүгенге укучының битараф күңелен тетрәндерерлек эчтәлекле, гүзәл әсәрләр тууга нәрсә этәргеч бирә?

    – Күңелгә уелып керерлек вакыйгалар, кеше язмышлары этәрә әсәр язарга. Тормыш тәҗрибәң бай, ниятең изге булу да кирәктер. Күзәтүчән, кызыксынучан булу да комачауламый, белгән-аңлаган нәрсәләр турында гына язу рәхәт. Күп әсәрләр кешеләр белән ихлас аралашу-сөйләшү нәтиҗәсендә язылды. Кеше күңеленә юл таба алсаң гына, яхшы әсәр тудыру мөмкиндер. Язучының эш коралы – сүз, тел байлыгы кирәк, әлбәттә. Хыялыйлык та соңгы урында тормый. Төп герой тормыштан алынса да, әдәби әсәр бер кеше язмышына гына нигезләнеп язылмый, җыелма образ туа. Нинди генә темага алынса да, язучының максаты бүгенге заман кешесен борчый торган сорауларга җавап эзләү булырга тиеш дип саныйм.

    – Бу яктан караганда, синең «Канатсыз очыш» повестеңда проблемалар, чүпрәсе күбрәк салынган камыр сыман, күәсеннән чыгып киткәндәй тоела. Монда заманның нинди генә чирләре урын алмаган: гаделсезлек, азгынлык, эгоизм, рәхимсезлек… Хәтта сугыш темасына да кагылып үтәсең. Чын дуслык, саф мәхәббәт, кешелек- лелек кебек гүзәл сыйфатлар шулар астында күмелеп кала сыман. Геройларың – Гөлсем белән Рәшитнең ут төртеп яндырылган йортлары кебек, ул мәңгелек кыйммәтләр көл булып күккә оча. Әсәрдә шундый киеренкелек тудыруның максаты нидә?

    – Мин укучыны сискәндерергә һәм уйландырырга телим. Повестьта сурәтләнгән вакыйгалар юктан бар булмаган бит. Аларның кайберләренә үзем шаһит. Әсәрдәге геройларны уңай һәм тискәрегә бүлеп карау кирәкми. Гафур начар ир булганмы, мәхәббәте өчен көрәшмәгәнме? Гөлсем бар күңелен, вакытын эшкә биреп, иренең фикере белән санлашмыйча дөрес эшләгәнме? Бу икәүнең юллары аерылуда сәбәп хыянәттә генә түгел бит. Ялгышларны төзәтү өчен кайчакта бер утырып сөйләшү дә җитә. Бер-береңне ишетү, тыңлау гына кирәк. Кемдер, повестьны укыганнан соң, үз язмышын күздән кичереп, хатасын таныр, кемгәдер ул киләчәктә ялгыш адым ясамас өчен сабак булыр, бәлки. Кеше кадерен исән чакта белү кирәк. Язучының максаты – вәгазь укымыйча, акыл сатмыйча, төрле вакыйгалар, геройларның гамәлләре, күңел кичерешләре аша укучыга тәрбияви йогынты ясау бит.

    – Бу омтылыш сиңа гомер буе авыл мәктәбендә математика укытып, аң- белем һәм тәрбия биргән әниең Нурҗиһан Кәшафетдин кызыннан тапшырылган булса кирәк.

    «Әнкәй, без бит сине күрмәдек тә рәтләп:

    Тартып алган иде сине бездән мәктәп.

    Мәктәп юлларында калды синең эзләр,

    Гомер елларыңны санадылар көзләр…»

    – Күңел кылларын тибрәтерлек юллар. Гомумән, мин – синең шигърия- теңә гашыйк кеше. Журнал укучыларыбызга гомер йомгагыңны сүтеп китсәк, кызыклы булыр иде дип уйлыйм.

    Реклама

    – Хикәя-бәяннарда үз язмышым, кичерешләрем азмы-күпме чагыла, әлбәттә. Әсәрләремнән аңлашылганча, гомер юлым шома булды дип әйтә алмыйм. Акылга түгел, күбрәк хискә таянып яшәлде кебек. «Ник син гел катлаулы юлны сайлыйсың?» – дигән иде бер танышым. Үткәннәргә борылып карыйм да бу сүзләрдә хаклык барлыгын аңлыйм. Кайбер киртәләрне урап та үтеп булган ләбаса! Кайбер ташкыннарга кермичә дә калып булган… Үз язмышым турында аерым әсәр язарга талпындым. Тормышымда гыйбрәтләр җитәрлек булды. Тик бер кичкән утларга кабат керәсе килми икән. Бәлки, кирәк тә түгелдер. Шигыремдә язганча:

    «Серле юллар күбрәк калсын

    Мең киртәле язмышыңнан.

    Эзләгәннәр танып алсын

    Сине йөрәк тавышыңнан…»

    – Язучы башка язучыларның әсәрләре белән кызыксынамы? Үзеңә өлге итеп алган татар, рус яисә чит ил авторлары бармы?

    – Әлбәттә, кызыксына! Яратып, сокланып укыган әсәрләр шактый. Без бит китап укып үскән буын. Минем өчен беренче урында кешенең күңел халәтен чагылдырган әсәрләр тора. Гаяз Исхакый, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев кебек әдипләр тормышны тирәннән белеп, туган телнең бар байлыгын, матурлыгын аңлап, иҗат иттеләр. Шуңа күрә аларның китаплары бүген дә кулдан төшми. Үлемсез әсәрләре белән дөнья әдәбиятында эз калдырган Маргарет Митчелл, Шарлотта Бронте, Джейн Остин, Агата Кристи кебек хатын-кыз язучыларга сокланам. Татарның талантлы шагыйрәләре Саҗидә Сөләйманова, Лена Шагыйрьҗанны, балаларга матур- матур әсәрләр бүләк иткән Ләбибә Ихсанова, Роза Хафизованы да әйтми кала алмыйм. Шөкер, укыйм дигән кешегә туган телдә дә, башка телләрдә дә җан азыгы җитәрлек!

    – Синең хәзерге катлаулы заман шартларында шәхес тәрбияләүне максат иткән язучы булуыңны, үземнең «Мәгариф» журналын чыгаручы коллектив әгъзасы икәнемне истә тоткан хәлдә, шундыйрак сорау бирәсе килә: әгәр татар әдәбиятыннан уку программасы төзү мөмкинлеге бирелсә, анда нинди авторларның әсәрләрен кертер идең дә, мәктәп балаларына үзеңнең нинди әсәрләреңне тәкъдим итәр идең?

    – Бу – минем өчен катлаулы сорау, чөнки мәктәптә укучы бала-оныкларым юк. Шуңа күрә әдәбият дәреслегенә классиклардан тыш, тагы кемнәр, нинди әсәрләр кергәнен тәгаен гына әйтә алмыйм. Һәрхәлдә, Ринат Мөхәммәдиев, Фоат Садриев, Фәүзия Бәйрәмова, Зөлфәт Хәким кебек бүгенге әдәбиятны әйдәп баручы прозаиклар исемлектә бардыр дип уйлыйм. Мәктәп программасында яшь буынга дөрес юнәлеш, яхшы тәрбия бирерлек, аларга бу тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәрлек сыйфатлы әсәрләр күрәсе килә. Яшь буынның үзенә тормыш кануннарын балачактан аңлап, көчле шәхес булып үсү бик мөһим. Нәрсә дисәгез дә, хәзер, совет чорындагы кебек, балаларны һәрьяклап кайгырту юк. Бөтен өмет үзләрендә һәм ата-аналарда.

    Исемлеккә танылган язучыларны гына түгел, XXI гасыр балаларының күңел халәтен, җан таләбен яхшы аңлап язган яшь авторларны да кертү кирәктер. Өлкән сыйныф укучыларына мин үземнең «Сират күпере», «Кәлүшле кыз», «Кайт, Нурхәят!» хикәяләрен, ә кечерәкләргә «Бишек», «Таш хыялы», «Көзге буран»ны тәкъдим итәр идем. Белүемчә, иҗади бәйгеләрдә мәктәп укучылары «Әбием намаз укый», «Юатасым килә, әткәй, сине» исемле нәсерләрем белән дә катнашалар. Яшьләр тарафыннан иҗатыңа игътибар булу – һәр язучы өчен зур куаныч.

    – Татар халкы, аның киләчәге турында ничек фикерлисең? Язучыны әлеге мәсьәлә борчымыйча кала алмый бит.

    – «Татар халкы нинди?» дигән сорауга иң беренче булып: «Эшчән, әдәпле, укымышлы, ышанычлы» кебек сыйфатлар уйга килә. Ислам дине безнең милләтне намуслы, тырыш һәм күндәм итеп тәрбияләгән, ә гасырларга сузылган ирексезлек хәйләкәр, шома булырга өйрәткән. Әмма бу дөньяда үз урыныңны табу, биеклектә калу өчен, кыю һәм көчле булу да кирәк. Ваклык, хөсетлек кебек сыйфатлардан арынып, бер-беребезгә терәк була алсак иде! Бердәм халык кына көчле була. Көч- ле халыкны гына санлыйлар, хөрмәт итәләр. Мин үз халкыма өметле, матур киләчәк телим. Улларыбыз-кызларыбыз белән горурланып яшәргә язсын!

    Рәмзия Габделхакованың «Таш хыялы» дип аталган хикәясен «Гаилә һәм мәктәп» журналының гыйнвар саныннан укый аласыз.
    Раушания ХӨСНЕТДИНОВА
    Фотолар Р.Габделхакова архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: