Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Гомер буе эшләдек

    Безнең әти - Зәки Таҗиев 1942нче елда Бөек Ватан сугышына алынды, шул ук елны һәлак булды. Гомер буе "әти" дип әйтүчеләргә көнләштем, "әти" дип әйтә алырдай кеше булмаганга еш кына үксеп-үксеп елый да идем. Әни безне, өч баланы, ялгыз үстерде, эшләде дә, эшләде. Үскәндә, соңрак та, ниндидер льготалардан файдаланмадык диярлек....

    Безнең әти - Зәки Таҗиев 1942нче елда Бөек Ватан сугышына алынды, шул ук елны һәлак булды. Гомер буе "әти" дип әйтүчеләргә көнләштем, "әти" дип әйтә алырдай кеше булмаганга еш кына үксеп-үксеп елый да идем.


    Әни безне, өч баланы, ялгыз үстерде, эшләде дә, эшләде. Үскәндә, соңрак та, ниндидер льготалардан файдаланмадык диярлек.

    Аллага шөкер, элеккеге тормыш бик авыр, михнәтле булса да, бүген бар да бар, пенсияне китереп торалар.

    Биш бала үстердек. Бар да ярдәмчел, миһербанлы, рәхмәт яусын.

    Быел миңа 80 яшь тулды. Билгеле, олыгайдык. Шулай да бала чаклар турында ешрак уйланабыз, бүгенге рәхәт, тыныч тормышны әтиләр генә күрә алмады дип, сагынып, аларның рухына дога кылабыз.

    Золхыя Шәмсунова.
    Кармыш авылы.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: