Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Фәнис Нуретдинов: "Мине спорт яшәтә"

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Календарьдагы әлеге дата безгә физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребезгә даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә. Бүгенге көндә республикабызда барлыгы 272 мең 500 инвалид яши. Аларның 32 587е безнең шәһәрдә гомер кичерә.

Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп. Андыйлар турында әледән-әле үзебез дә газета битләрендә язып торабыз. Шундый геройларыбызның берсе, ил һәм дөньякүләм ярышларда уңышлы чыгышлары белән куандырып торучы шәһәрдәшебез – Фәнис ага Нуретдинов. (Яр Чаллы, ""Шәһри Чаллы", Зөһрә Вәлитова).
70 яшен тутырып килүгә карамастан, Фәнис Бари улы һәрвакыт хәрәкәттә. Аны өендә тотарга мөмкин дә түгел. Эштә булмаса ул – ярышларда, ярышларда булмаса – эштә. Бу юлы без аңа нәкъ менә эш урынында тап булдык. Төшке аш вакытында «Шәһри Чаллы» газетасын укып утырган чагы иде. Өстәлендә әле шушы көннәрдә генә чит илдән яулап кайткан медале ялтырап ята.
– 1 декабрьдә генә Румыниядә үткән армрестлинг буенча Бөтендөнья чемпионатыннан кайттым. Хезмәттәшләрем медальсез кертмибез дигәч, (көлә) алып килеп күрсәтергә булдым, – ди уены-чыны катыш Фәнис ага.  
Барлыгы әлеге мәртәбәле ярышларда 43 команда, 1260 ветеран-спортчы катнашкан. Шулар арасыннан Фәнис Нуретдинов икенче урынны яулап, көмеш медальгә лаек булган. 
Әнә шулай дистә еллар шәһәребез данын яклап йөрүче Фәнис Бари улы исә тумышы белән Чирмешән районыннан. 1972 елда Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәндә ул аягын имгәтә. Шул сәбәпле аңа моннан 50 ел элек икенче төркем инвалидлык бирәләр. Чаллыга ул комсомол юлламасы буенча 1973 елда КамАЗ төзелешенә килә. 
Соңгы өч ел эчендә шәһәрдәшебез унбер операция, ә 2016 елда инфаркт кичерә. Шулай да спорт белән шөгыльләнүне ташламый, киресенчә «Спорт – минем өчен дәва. Ярышларда катнашып, җиңүләр яулагач, бөтен авыртулар онытыла», ди ул.
Һөнәри спорт белән ул җитди рәвештә 54 яшьтә шөгыльләнә башлый. 
– Беренче тапкыр 2005 елда шәһәр Сабантуенда кул көрәшендә катнашып җиңү яуладым. Шуннан башланды да инде, – ди ул. 
Бүгенге көндә Фәнис Бари улы ветеран-спортчылар арасында үткәрелә торган бер генә ярышны да калдырмаска тырыша. Ил һәм дөнья ареналарында һәрвакыт аның исеме дә яңгырый. 
Яулаган җиңүләрен санап бетергесез. 217 медале генә ни тора! Мактаулы исемнәре дә бихисап. Ун тапкыр Татарстан чемпионы, Россиянең спорт остасы һәм армлифтинг буенча халыкара класслы спорт мастеры ул. 
Мондый дәрәҗәләргә ирешү өчен ни кадәр тырышлык, үҗәтлек кирәк! Үзен формада тоту өчен спортчы атнасына ике тапкыр шәһәребезнең боз сараена йөри. Анда ул югары белемле тренер Ришат Фазуллин кулы астында шөгыльләнә. 
– Иртәнге 8дә гимнастикадан башлыйбыз, аннан соң ике сәгать армрестлинг, армлифтинг, гер спорты буенча шөгыльләр үткәрәбез, – ди Фәнис Бари улы.
Моннан тыш, ул йөзүгә дә йөри, спортның башка төрләрен дә читләтеп үтми. Бүгенге көндә Фәнис ага 19 декабрьдә Екатеринбург шәһәрендә узачак армлифтинг буенча чираттагы ачык чемпионатка әзерләнә. 7 декабрьдә «Олимпийский» спорт мәктәбендә армспорт буенча үткәреләчәк турнирда да катнашырга планлаштыра.
– Хәзерге вакытта физик мөмкинлекләре чикле кешеләр тулы канлы тормыш алып барсын һәм спорт белән шөгыльләнсен өчен шәһәрдә күп эшләр башкарыла. Тик шулай да безгә яраклаштырылган аерым спорткомплекс булса, бик яхшы булыр иде, – дип теләген җиткерде Фәнис Бари улы. Аның әлеге үтенече тормышка ашар дип ышанасы килә. 
Спорттан бушаган арада Фәнис ага әле иҗат белән дә шөгыльләнә. Бүгенге көнгә аның мәзәкләре һәм шигырьләре тупланган 6 китап дөнья күргән. 
Без, исә, Фәнис Нуретдиновка һәрвакыт шулай актив, киңкырлы шәхес булып, тагын да югары үрләр яулавын һәм алга таба да безне җиңүләре белән куандырып торуын телибез.

Тулырак: Шәһри Чаллы

фото из семейного архива

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец Фэнис абый. Ачык кунелле, ярдэмчел кеше ул. Сау-сэлэмэт булып яшэгез.