Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Флотта чыныккан

Чирмешән авылыннан Рәхимҗан Шакирҗанов ялгызы гомер итсә дә, 90 яшьлек юбилеена кунаклар күп җыелды.

Туган көне уңаеннан, ул Россия Президенты һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлау хатлары һәм истәлек бүләкләре алды.

Лашман егете дүрт ел Кара диңгез флотында хезмәт итә. Аннан соң гомер юлын техника белән бәйли: дистә еллар МТСта автослесарь булып эшли, аннан соң пенсиягә чыкканчы шофер була – сельпога товар ташый.

Рәхимҗан бабайның алты баласы, сигез оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Якташыбызга инде тугыз ел социаль хезмәткәр Ландыш Галимова  йорт эшләрендә булыша.

Ландыш Зыякова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев