Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Дустың булса – шундый булсын

Бу җәй гаиләбезгә күтәрә алмаслык зур хәсрәт китерде, 4 июнь көнне газиз балабызны – Ильясыбызны җир куенына салдык. Бәгырькәем эне- сеңелләренә терәк, безгә бик кирәк өметебез иде. Әле хәзер дә үлгәненә ышанасы килми...

Ул көн дә телефоннан шалтыратыр, вакыты булган саен күчтәнәчләрен алып кайтып килер иде. Үләренә бер атна кала да, кайтып, хәлебезне белеп китте. Әти мәрхүм әйтә иде, үз балаңны күмүдән дә авыры юк, дип: өрлектәй энем Якуб 32 яшендә дөнья куйган иде.

Улыбызны җыйгач, ирле-хатынлы - үзебез дә каты авырдык. Ике атна безгә керергә дә, чыгарга да ярамады. Шул вакытта хәлебезне белеп шалтыраткан авыл халкына, хезмәттәшләремә, гаиләбезне дус итеп таныган Түбән Кәминкә, Кармыш, Чирмешән, Яшәүче, Әлмәт халкына һәм башкаларга зур рәхмәт. Дусларың шундый авыр минутларда сынала икән. Халидә Әхмәтҗанова, Рәсимә Хәйруллина, Миңлегөл һәм Җәмилә Гатина, Мидхәт һәм Фәнисә Кәримова, Түбән Кәминкәдән хаҗи Айрат Сәлмановларга аеруча зур рәхмәт. Дусларым күчтәнәчләрен бирергә ярамагач, шалтыратып, аларны капкага элеп китәләр иде. Хәләл җефетләрегез белән тиң-тигез яшәгез, кайгы-хәсрәт күрмәгез, дусларым.

Безне савыктыру өчен зур көч куйган күршебез, медицина хезмәткәре Халидә Сәхаповага, участок докторыбыз Дмитрий Витальевич Ухливановка, рентгенга төшерүче Тәнзилә ханымга зур рәхмәт. Тормышларыгыз гел шатлыклы вакыйгалардан гына торсын, кайгы-хәсрәт сезне урап үтсен.

Зөһрә Галимова.

Туймәт авылы.

Фото: Кадыйр Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев