Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чын коммунист, яхшы әти иде

    Әтием Кадермиев Әгъзаметдин Фәссах улының (Бәркәтә) вафатына да 40 көн тула. Якыннанрак аралашырга, үстергән, укыткан кешегә кулдан килгән хәтле кадер-хөрмәт күрсәтергә мөмкинлек бирде Ходай - соңгы 5 елын бездә торды әти. Әле озак яши алыр кебек иде, күп еллар буе җыелып килгән авыру кинәт кенә алып китте шул. Аның әйберләрен,...

    Әтием Кадермиев Әгъзаметдин Фәссах улының (Бәркәтә) вафатына да 40 көн тула. Якыннанрак аралашырга, үстергән, укыткан кешегә кулдан килгән хәтле кадер-хөрмәт күрсәтергә мөмкинлек бирде Ходай - соңгы 5 елын бездә торды әти. Әле озак яши алыр кебек иде, күп еллар буе җыелып килгән авыру кинәт кенә алып китте шул. Аның әйберләрен, кәгазьләрен барлап утырам...

    Әти районыбызда беренче киномеханиклардан булган. Казанда укып кайтып, 17 яшеннән шул эштә эшли башлаган, зур уңышларга да ирешкән. Үзенең ул турыда бер дә мактанып сөйләгәне юк иде. 1963 һәм 1967нче елларда "ТАССРның иң яхшы киномеханигы" исеменә лаек булуы турындагы документлар, төрле елларда СССР Министрлар Советының Почет грамоталары, җиңүче Дипломы һәм башка бүләкләре... Эшне яратып, җиренә җиткереп башкарган, "кич белән халыкка фильм күрсәткәндә лента өзелеп кәефләрен кырмас өчен көндез киноны әйләндереп, өзелгән җирен ябыштырып чыга иде", дип әнинең сөйләгәне истә. Тирә-яктагы авылларга, һава торышы нинди булуга да карамастан, график буенча вакытында кино күрсәтергә йөргән. Ә әти янында кинобудкадан стенадагы пыяласыз кечкенә тәрәзә аша кино карау - балачакның матур хатирәләренең берсе.
    Заманасы шундый булган инде: 1971нче елда райком яшь, яңалыкка омтылучы тырыш эшчегә партия мәктәбенә укырга барырга тәкъдим иткәч, әти риза була. 2 ел шунда көндезге бүлектә укып кайтты. Аннан соң Казанда марксизм-ленинизм югары мәктәбен дә тәмамлады. Чын коммунист иде ул, үзе турында сөйләргә туры килгәндә дә башта "мин - коммунист", дияр иде. Районыбызның Шешминка, Түбән Кәминкә, Бәркәтә авылларында күп еллар эшләде. Авыл хуҗалыгын лаеклы ялга чыккач та ташламады әле, соңгы вакытларга кадәр "районка"дагы укырга яраткан мәкаләләре дә авыл хуҗалыгы эшләре турында булды.
    Әти 12 яшеннән әнисез калып, олы яшьтәге әтисе, үги ана белән үскән бала. Тормыш йөген бик иртә, мөстәкыйль тарта башларга туры килгән. Безне гел якларга тырышты ул. Студент булып укып йөргән заманнарда поезддан, автобустан каршы алырга киләчәгенә, китә башласак вакыты бик тыгыз чакта да, билетлар булмаса да, җаен табып утыртып җибәрәчәгенә ышанып тора идек.
    Гомере бик озын булмаса да (73 кенә тулган иде), күп нәрсәгә өлгерде: 19 яшендә йорт салып кергән, гаилә корып, әни белән 4 бала үстерде, 6 оныгын гына түгел, оныгының улын да сөяргә өлгерде, алтын туйларын да күрде.
    Барлык туганнар да аны туган җанлы кеше итеп искә алалар: авыру, кайгы килсә, кайсына да хәл белергә, ярдәмгә барып җитә иде.
    Нәрсә генә эшләсә дә чын күңелдән булды, "шулай дөрес" дип эшләде. Урыны оҗмахның түрендә булсын. Бу мәкаләм аның рухына дога булып барсын иде.
    Рәйханә Әхмәтҗанова.
    Бәркәтә - Чирмешән.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: