Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләрне намуслы хезмәтләре өчен бүләкләделәр

Хезмәткә – хөрмәт

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре өчен, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Шакир кызы Долгополова; район Пенсия фонды идарәсенең райондагы Клиент хезмәте җитәкчесе Лилия Сәүбан кызы Гатина; район Советының оештыру бүлеге начальнигы Фәнис Рафик улы Гайнуллин ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасының җирле үзидарә органнары эшен үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык хезмәтләре өчен, Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Хәниф кызы Гайнанова “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Сайлау кампаниясенә әзерләнү һәм аны үткәрүдәге намуслы хезмәте, Россия Федерациясе “Выборы” Автоматлаштырылган дәүләт системасы булдыруның 25 еллыгы белән бәйле, ТР Үзәк сайлау комиссиясенең “Выборы” системасын мәгълүмати тәэмин итү буенча идарәсенең 1 нче разрядлы белгече Ильяс Сәетгәрәй улы Мәслахетдинов РФ Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, аңа ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы да тапшырылды.

Сайлау кампаниясен әзерләүдә һәм үткәрүдә намуслы хезмәте өчен, район территориаль сайлау комиссиясе сәркәтибе Наталья Николаевна Севастьянова, ТР Үзәк сайлау комиссиясенең “Сайлауларны оештырудагы казанышлары өчен” Почет билгесе белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасында 2020 елның 13 сентябрендәге сайлау кампаниясен оештыру һәм үткәрүдә актив булышулары, хезмәтләре өчен, район территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары: Сирин Сәлим кызы Әхмәдуллина һәм Румия Хәмидулла кызы Сабирова ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәтләре белән кызыксындырылды.

Мәгариф өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Алмаз Әгъзам улы Закиров “ТАССР оешуның 100 еллыгы” истәлек билгесе һәм “Татарский мир” истәлек китабы белән бүләкләнде.

Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, Лашман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сания Хәнәфия кызы Гыйльманова, район Советы бухгалтерлык исәп-хисап бүлеге начальнигы Лилия Марат кызы Кәлимуллина, “Татнефтепродукт” җәмгыятенең “Нурлатнефтепродукт” участогының сату буенча менеджеры Ландыш Котдус кызы Мостафина район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Район халкына социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге намуслы хезмәте өчен, Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты савыт-саба юучысы Рәсимә Шәйхелислам кызы Кашапова, Иске Котыш авыл җирлеге башкарма комитеты бухгалтеры Елена Владимировна Шохина район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев