Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче нефтьче уңган терлекче дә

Аларның сыерларына иркен, яңа абзар бик килешкән, инде бозаулар өчен дә шундый урын ясамакчылар. Малчылык бит азартлы уен кебек, бер башладыңмы, туктау авыр, гел киңәясе килә.

Чирмешәндә, Яурка ягында яшәүче Аряшевлар башта ике генә сыер асрасалар, инде аларны биш башка җиткергәннәр, соңгы өч сыерларын 60 ар мең сум диярлекбәягә Башкортстаннан хәтле кайтартканнар. Әлегә ике сыерлары савыла, җәйге чорда егермешәр килограмм сөт бирәләр.

-Яңа абзарны ике ел элек төзи башладык, - ди Михаил Иванович. -Кайбер эшләрен үзебез башкарсак, кайсыларына төзүчеләр ялладык. Аннары бу эшкә тотылган чыгымнарны каплауга 200 мең сум субсидия акчасы бирделәр.

Акчага урын бар. Нигезе корылган икенче абзар төзелешенә бәлки районнан бер мең данә булса да керамзит блок алырга җай чыгар. Рәхмәт, бушлай бер тонна цемент, биш кубометр такта биргәннәр. Әнә күп сыер асраучыларны район саву аппараты белән дә тәэмин итә, ул Аряшевларга да артык булмас.

-Без Күтәмәдә торганда да икешәр сыер асрадык, хатыным Ириналар да малсыз яшәмәгәннәр. Шуңа күрә, Чирмешәнгә күченгәч тә бу эшне авырсынмыйбыз, - ди Михаил Иванович. -Аннан соң мин нефтьчеләрдә бер тәүлек эшләп, өч тәүлек ял итәм. Буш вакыт бар диюем, мал асрасаң кереме дә була.

Аряшевларга шәхси хуҗалыкларында эш күп әле, бигрәк тә төзелеш ягыннан. Берәүдән сатып алынган иске йортның түбәсен яңартканнар, яңа мунча да салганнар.

Керемнәре күбәйсә, йөк ташырга берәр транспорт та аласылары килә, гел кемгәдер ялыну кыен бит.

Аряшевлар терлек азыгын кышкы иркен чыгарлык әзерләгәннәр, салам, печән төргәкләре әллә ничә эскерткә җыелган. Кабак, чөгендер дә фуражны сизелерлек экономияләргә булыша.

-Тырышабыз инде, үз ризыгыбыз белән тукланабыз, - ди ике ул әтисе Михаил Аряшев. -Әни янына, Күтәмәгә кайтканда да күчтәнәчкә сөт, каймак, эремчек алабыз, үзебезнекен.

...Күптән түгел бу хуҗалык абзарында торучылар күбәйгән – үрдәкләре, кышка каршы, бәпкәләр утырып чыгарган. Хәер, сыерлар янында аларга да рәхәт, җылы.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев