Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариаты икенче урын яулаган

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариаты 2017 елны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлады. Коллективка Татарстан Республикасы хәрби комиссары исеменнән Мактау грамоталары тапшырылган, район хәрби комиссары Дмитрий Палаткинга Рәхмәт белдерелгән. Безнең якташлар 2017 елда гомуми хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча авыл районнары арасында икенче урын алган өчен Грамотага ия булганнар. Ә 2017 елда...

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариаты 2017 елны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлады. Коллективка Татарстан Республикасы хәрби комиссары исеменнән Мактау грамоталары тапшырылган, район хәрби комиссары Дмитрий Палаткинга Рәхмәт белдерелгән.

Безнең якташлар 2017 елда гомуми хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча авыл районнары арасында икенче урын алган өчен Грамотага ия булганнар. Ә 2017 елда мобилизация эшен яхшы оештырган өчен кубок һәм тагын бер Грамота белән бүләкләнгәннәр.

-Бу безнең коллективның уртак хезмәт нәтиҗәсе, барлык хезмәткәрләргә зур рәхмәт, - ди Дмитрий Иванович. - Безгә язгы, көзге чакырылыш вакытында аеруча нык тырышырга туры килә. Контракт буенча хезмәткә чакыру да җиңел түгел. Әмма үзебезгә йөкләнгән бурычларны төгәл үтәргә тырышабыз.

Кадрия Гамирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев