Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән җиренең «алтын бөртеге»

    Якташыбыз, Чувашия Республикасының халык шагыйре, Чувашия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, абруйлы премияләр лауреаты Порфирий Васильевич Афанасьевка 20 февральдә 70 яшь тула. Порфирий мәктәп елларында ук шигырьләр яза, аның иҗат җимешләре район, республика матбугат чараларында дөнья күргән. Яңа Элмәле урта мәктәбендә белем алганнан соң, ул "Красная Знамя" республика газетасында әдәби хезмәткәр...

    Якташыбыз, Чувашия Республикасының халык шагыйре, Чувашия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, абруйлы премияләр лауреаты Порфирий Васильевич Афанасьевка 20 февральдә 70 яшь тула.


    Порфирий мәктәп елларында ук шигырьләр яза, аның иҗат җимешләре район, республика матбугат чараларында дөнья күргән. Яңа Элмәле урта мәктәбендә белем алганнан соң, ул "Красная Знамя" республика газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Шул ук вакытта Казан педагогика институтының филология факультетына укырга да керә. Институтны тәмамлагач, П.Афанасьев хезмәт эшчәнлеген туган мәктәбендә, туган тел һәм әдәбият укытучысы буларак дәвам итә. Ә аннары район җитәкчелеге чакыруы буенча "Ленин юлында" район газетасы редакциясенә редактор урынбасары сыйфатында эшкә килә. Ике ел эчендә Порфирий Васильевич һәр авылда, һәр колхозда була, якташларының тормышы, хезмәте белән таныша. Аның сүзләренә караганда, бу онытылмас еллар мәңгегә хәтеренә сеңеп кала һәм әлеге хатирәләр нигезендә күп кенә шигырьләр иҗат ителә. Аннан соң талантлы журналистны Чабаксарга эшкә чакыралар. "Знамя Коммунизма" республика газетасында ул әдәби хезмәткәрдән башлап бүлек мөдиренә кадәр озын юл үтә. Шул ук чорда Порфирий Васильевич хикәяләр һәм повестьлар яза башлый. Аның "Очаг" повесте укучыларда бигрәк тә зур кызыксыну уята. Партиянең Чувашия өлкә комитеты карары белән П.Афанасьевны КПСС ҮК каршындагы югары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Бу чорда да шагыйрь күп һәм нәтиҗәле эшли, аның "Черемшанские напевы", "Свет изнутри", "Живу я на Волге" исемле шигырь җыентыклары дөнья күрә.

    Иҗат юлын шагыйрь буларак башлап җибәргән П.Афанасьев үзен замандашының катлаулы эчке дөньясын тоемлауга сәләтле нечкә лирик, халык, ил тормышының хәрәкәтен сиземләүче оста шагыйрь буларак танытты.

    Аның иҗаты чуваш әдәбиятында идея позициясенең ачыклыгы, сәнгать формасының үзенчәлекле булуы, мантыйклы һәм иҗегенең кыска һәм ачык булуы кебек аңарга гына хас сыйфатлар белән аерылып тора.

    Партия мәктәбен тәмамлаганнан соң Порфирий Афанасьев "Будь готов" балалар журналы редакторы итеп билгеләнә. Журналистика һәм әдәбиятта уңышлы хезмәте өчен ул Михаил Сеспель исемендәге республика премиясенә лаек була. Мәскәүдәге "Современник" нәшриятында "Корни" дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрә, аның исеме бөтен ил масштабында билгеле була. 1986 елда Чувашия Республикасы язучылары берлеге съездында аны берлек рәисе итеп сайлыйлар. Аның оештыру сәләте, абруе һәм тырышлыгы ярдәмендә чуваш әдәбияты классигы К.В.ивановның 100 еллыгы халыкара ЮНЕСКО оешмасы тарафыннан да билгеләп үтелде. Соңрак П.Афанасьев Чувашия радиосының баш редакторы, Чувашия тынычлык фонды рәисе урынбасары, пенсиягә киткәнче Чувашия Республикасы матбугат һәм мәгълүмат министры урынбасары булып эшли. Җаваплы вазифалар башкару белән беррәттән, Порфирий Васильевич иҗат эше белән дә шөгыльләнә. 1983 елда Чуваш академия театрында аның "Именем твоим" шигъри трагедиясе буенча эшләнгән спектакль куела. Милли театр тормышында бу күренекле вакыйга була. Тәнкыйтьчеләр спектакльне дә, пьеса текстын да уңай бәялиләр. Шулай итеп, П.Афанасьевның тагын бер сәләте ачыла. Аның бер - бер артлы дөнья күргән китаплары укучылар күңелен яулый торалар. 1980 елда "Свет изнутри" җыентыгы чыга. 1984 елда рус телендә "Корни" һәм "Родники под ильмами" китаплары бастырыла. Бу китаплар шагыйрьнең тормыш турында укучы белән әңгәмәсе кебек кабул ителә. Соңрак "Живи любовь" хикәяләр һәм повестьлар җыентыгы, "Именем твоим" шигъри трагедиясе, "Солнечные врата" шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы дөнья күрәләр. 1992 елда якташыбызга "Чувашия республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исем бирелә. 1998 елда ул Фатых Кәрим исемендәге (Татарстан Республикасы), ә 2002 елда И.Я.Яковлев исемендәге (Ульяновск өлкәсе) премияләргә лаек була. Порфирий Иванович "Чувашия Республикасының халык шагыйре" исемен горур йөртә, соңрак аны Чувашия Республикасы Дәүләт премиясе белән дә бүләклиләр.

    Ул тәрҗемә итү, чуваш халкы арасында дөнья әдәбияты әсәрләрен пропагандалау юнәлешендә дә күп көч куя. Төрле театрлар сәхнәләрендә аның тәрҗемәсендә В.Шекспир, Ф.Достоевский, М.Шолохов, Л.Леонов, Г.Лозги, В.Распутин һ.б.ларның әсәрләре куела.

    Шагыйрьнең үз әсәрләре дә итальянча, инглизчә, французча, болгарча һәм БДБ илләре халыклары телләрендә яңгырый. Соңгы вакытта П.Афанасьев Чувашия республикасының бер төркем шагыйрьләре һәм галимнәре белән берлектә Ветхий заветны, библиянең 15 китабын тәрҗемә итүдә катнаша, моның өчен аны дөнья халыклары рухи бердәмлеге халыкара академиясенең академигы итеп сайлыйлар. 2006 елда ул, башка язучылар белән берлектә, "Татарстан чувашлары" дип исемләнгән бик бай иллюстрацияле китап нәшер итүдә катнаша. Анда Татарстан Республикасында туып үскән, чуваш милләтенең иң алдынгы вәкилләре турында мәгълүматлар урын алган.

    Халык шагыйренең 70 яшьлек юбилеена Чувашия китап нәшрияты аның әсәрләренең 3 томлык җыентыгын нәшер итте.

    Шул яшькә җитүенә карамастан, Порфирий Васильевич бик энергияле, ул күп эшли, шигырьләр яза, тәрҗемә белән шөгыльләнә, үзенә килүче күпсанлы хатларга җавап бирә. Аны тыйнаклык, гадилек кебек сыйфатлар бизи, ул һәр мөрәҗәгать итүчегә ярдәмгә әзер. Якташыбыз туган ягы белән гел кызыксынып яши, якыннары һәм туганнары белән элемтәне һичкайчан өзмәде. Чирмешән җиренең "алтын бөртеге" Порфирий Васильевич Афанасьевны юбилее белән тәбрик итеп, иминлек, саулык, озын гомер телибез. Сезне хөрмәтләп, алдыгызда баш иябез, кадерле якташыбыз!

    Николай Иванов,
    Ульяновка урта мәктәбе
    директоры.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: