Ул, трактор, машина "докторы" сыман, техника модификацияләренең кыскартылган һәр хәрефен, санын атап, техник терминнар кулланып сөйләшә. Бу, һичшиксез, кимендә ниндидер инженер булып эшләгән, югары уку йортында укыган кешедер, диярсең. Югыйсә, авыл агае гомере буе трактор, машина руле артыннан төшмәгән икән.
-Ерак юлларга барганда руль артында йоклап китмәс өчен, җырлый идем,...
Ул, трактор, машина "докторы" сыман, техника модификацияләренең кыскартылган һәр хәрефен, санын атап, техник терминнар кулланып сөйләшә. Бу, һичшиксез, кимендә ниндидер инженер булып эшләгән, югары уку йортында укыган кешедер, диярсең. Югыйсә, авыл агае гомере буе трактор, машина руле артыннан төшмәгән икән.
-Ерак юлларга барганда руль артында йоклап китмәс өчен, җырлый идем, - ди 40(!) елдан артык колхоз тракторларын, машиналарын "иярләгән" Имаметдин абзый.
Кызык, заманында Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән үк бүләкләнгән якташыбыз, бик хыялланса да, үзенә җиңел машина алалмыйча кала.
-Исполкомда "Москвич"ка 10 ел чират көттем. Юк, булмады, акчам да бар иде,- дип искә ала ветеран.
Әмма йөк машиналарының ниндиендә генә йөрми булдыклы шофер. 1959 елда Әлмәт автомотоклубының Чирмешәндәге филиалында, 500 сум акча түләп, шофер һөнәрен үзләштерә ул. Имаметдин Сәлахиев моңа кадәр әллә ничә төрле тракторда эшләгән оста механизатор.
-1961елда ЗИС-5кә утырттылар. Агач рейкаларны берсе эченә берсен кертеп җыелган агач кабина, түбәсе дерматин кабиналы автомашина бу. Җылыткычы, пиче юк, шуңа аңарда җәен генә эшли идек. ЗИС белән халыкка урман агачлык күп ташыдым, ул вакытта кыш чыгарга һәр йортка өчәр-дүртәр машина утын кирәк, ә авыл зур, - ди әңгәмәдәшем.
Соңрак ГАЗ-51, ГАЗ-63 машиналарын сыный авыл шоферы. Казаннан юнәйтелгән бәя белән кайтартылган ЗИЛны ремонтлап та эшләргә туры килә. Аннан өр-яңа ГАЗ-53 бирәләр.
-Шулай да иң ошаганы нинди машина булды соң?- дим Имаметдин абыйга.
-ГАЗ -53: заманына күрә йомшак машина иде. Рессорлар резина "подушка"да, аммортизаторлары бар. Аның белән коры елларда Оренбург далаларында прессланган саламны кышын авылга мәрхүм Фазыл Искәндәров белән, ике машинада ташыдык.
Әйткәнемчә, 1986 елда Имаметдин абыйны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләклиләр. Шул ук елны районда беренчеләрдән диярлек, ул "Шушма"колхозына Чаллыдан КамАЗ алып кайта. Аңа прицеп та юллыйлар.
-Шул яңа машинада ерак рейска - Мәскәү өлкәсенә киттек, агроном Имаметдин Хәйретдинов белән. Одинцово шәһәрендәге фәнни-тикшеренү институты белән безнең колхоз килешү төзегән иде, шуннан элиталы симәнә алып кайттык. Ара ерак, зур трасса, хәрәкәт көчле, ул сиңа авыл арасында утын, салам гына ташу түгел. Машина йөртүченең күзләре "дүрт" булырга тиеш. Арытамы дисең, ничек арытмасын инде. Әүвәл Бәркәтәдән Рязаньга кадәр барабыз, кабинада йоклап, ял итеп, Мәскәүгә кузгалабыз. Анда шулай тагын ике тапкыр Ибраһим Әхмәтҗанов белән дә бардык әле.
Андый ерак рейслар күп була аның гомерендә. 70 нче еллар башында Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәреннән ГАЗ-53 белән 10ар метрлы полив торбалары, Ленинград өлкәсеннән, үзе әйтмешли, "Сельхозтехника малайлары" белән токымлы таналар ташу дисеңме. Башкортостанга кирпеч, шифер артыннан дистәләгән рейс. Район үзәк больницасына фундамент блоклары алып кайту...
Нинди зур, озын юллар узып, тик Имаметдин абый бер генә авария дә ясамый.
-Андый рейсларга ышанычсыз машина белән чыга алмыйсың. Тормозларың тотарга, фараларың, поворотникларың янарга тиеш. Автоинспекторлар да юлда еш тикшерәләр иде. Рульдә люфт юкмы, утларың янамы. А как же? Юлда йөрү уен түгел. Инспектор КамАЗда тормоз педаленә басып кына карый, кабинадагы монометрда стрелка төшсә, значит "утечка воздуха", машинаң төзек түгел.
-Элек тә аварияләр хәзерге кебек күп була идеме?
-Юк, безнең вакытта юлларда аның кадәр машина юк иде, хәзер үлем-китем күп шул. Телевизордан карыйбыз, һәр көн диярлек һәлакәт. Яшьләр кагыйдәләрне үтәми, никтер ашыгалар. Шулкадәр йөртүчене инспекторлар да карап, тикшереп өлгерә алмыйдыр инде. Хәтерлим әле, районда автоинспектор Виктор Иванович Митрюхин бар иде, берүзе өлгерә, юлларда тәртип иде. Шул кеше миңа "внештатный автоинспектор" дигән "корочка" биргәне хәтердә. Тәрәзәгә ябыштырырга ромбик та бирде. Аварияләр, андый-мондый хәлләр булганда, без ярдәм итәргә тиеш идек. Шөкер, алар бер дә булмады. Берсендә генә шулай, колхозда механик булып эшләгән Мәсхүт Шәфыйков белән Чаллыга барганда, Зәй тирәсендәрәк, алда барган "Жигули"юл кырыена карга төшеп китте. Шофер кешедә трос, көрәк булырга тиеш бит инде. Тартып чыгардык моны. Татарлар, карт белән карчык, авылдан Чаллыга балаларына кунакка барулары. Әбинең: "Саттырам, саттырам, нәрсәгә бу машина" дип куркудан кабат-кабат такмаклаганы истә, - дип искә ала ветеран.
Машинага кадәр тракторларда да эшләгән тырыш якташыбыз авылда дәрәҗәле, хөрмәтле булып яши. Дистәләгән Мактау кәгазьләре, медальләр, Шәймиев имзалаган "Отличник автомобильных перевозок сельскохозяйственных продуктов урожая 1985 года" дигән мактаулы исеме шул хакта сөйли. Төрле елларда бирелгән премияләр, бүләккә костюм-чалбар, кул сәгате дисеңме. Бу бүләкләр артында тонна-километрлар ята, ди ветеран.
"Шушма" колхозы үз чорында районны гөрләткән колхоз. Хуҗалык җитәкчесеннән дә уңганнар Бәркәтәдә ул заманда.
-Әйе, Кәрам Нуриманович, кырыс, таләпчән кеше иде мәрхүм, "шәләй-вәләй" генә йөрсәң, аның белән эшли алмыйсың. Шоферларның барган җиреннән буш кайтканын яратмый иде ул. Эзли иде, таба, әллә кайлардан, әллә кемнәрдән колхозга кирәкле әйберләрне сөйләшеп кайта иде. Аннан шуларны без алырга китәбез. Авыл, колхоз дип тырышты. Авылга районда беренче булып газ кертүләре дә аның казанышы. Ул вакытта безнең буын эшләгәннәрне хәзер шулай ансат кына җимерелүенә йөрәк әрни инде. Терлекчеме, тракторчымы, төзүчеме - халык бик тырышып эшләде ул вакытта.
Имаметдин абый хатыны Мәрьям апа белән 58 гомер итеп, өч бала үстергәннәр, балаларның икесе - Чирмешәндә, берсе Чаллыда яши. Ветеранга быел 81 яшь тула. Бераз авыррак йөри башлаган. Умыртка баганасында бүсере бар икән. Казанда врач: "Бу, бабай, шоферларның һөнәри авыруы", дигән. Имаметдин абыйның хезмәт юлын тыңлагач, теге вакытта шулай колхоз йөген тартып баручыларның берсе булган кешегә нишләп "Москвич" бирмәделәр икән, дисең. Аптырый торган...
Нет комментариев