Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтә әбиләре чәчәкләр утравында яшиләр

Бәркәтә авылында яшәүче Миңнегөл Мөхәммәтҗанова, Раҗия Котбиева, Наҗия Мостафина гомерлек күршеләр. Аларның рәттән урнашкан йортлары чәчәккә күмелгән. Бакчаларында гына түгел, йорт каршындагы аллы - гөлле чәчәкләргә карап сокланмый мөмкин түгел. Миңнегөл апаның бакчасы иртә яздан салкыннар башланганчы чәчәктә утыра икән. Аеруча дәлия (георгина) чәчәкләре күзләрне иркәли. Урам якта капка төбендә...

Бәркәтә авылында яшәүче Миңнегөл Мөхәммәтҗанова, Раҗия Котбиева, Наҗия Мостафина гомерлек күршеләр. Аларның рәттән урнашкан йортлары чәчәккә күмелгән. Бакчаларында гына түгел, йорт каршындагы аллы - гөлле чәчәкләргә карап сокланмый мөмкин түгел.

Миңнегөл апаның бакчасы иртә яздан салкыннар башланганчы чәчәктә утыра икән. Аеруча дәлия (георгина) чәчәкләре күзләрне иркәли. Урам якта капка төбендә чәчәкләр арасында пластмасса шешәләрдән, иске савыт - саба ише әйберләрдән кызыклы гына композиция да ясап куйганнар. Хуҗабикә бүлмә гөлләренә дә битараф түгел. Өендә нинди генә гөл үсми, аларны санап бетерү мөмкин дә түгел. Яран гөленең генә дә алты төре бар. Җәй көне ул аларны ачык һавага чыгара. Яраннар урамда да яхшы үсәләр икән.
80нән узган Раҗия апаның да чәчәкләр үстерүе - яраткан шөгыле. Алар өчен бакчасында да, урам якта да урын тапкан.
-Хәзер бит безнең аерым эшебез юк, - ди Раҗия апа. - Ә чәчәкләргә карап күңелем белән ял итәм, аларга күз төшкән саен кәефләрем күтәрелә. Вакытында су сибеп, чүпләрен генә утарга кирәк.
Сүз уңаеннан, Раҗия апа быел бакчасында кавын белән карбыз да үстергән.
Наҗия апа да бакчада эшләргә ярата. Быелгы кишерен күрсәгез, шаккатырсыз! Ул да күршеләре белән беррәттән өй каршында ук коймасыз бакча ясап, иң кояшлы урынны чәчәкләргә биргән. Мондагы чәчәкләргә урын да җитми кебек инде.
Авылның үзәк урамыннан үтеп йөрүчеләр бу матурлыкка игътибар итмичә калмыйлар, авыл әбиләре булдырган чәчәкләр утравы ерактан ук игътибарны җәлеп итә.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәркәтә чәчәкләр бәйрәме