Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бүген Чирмешәндә сугыш ветераны Александр Васильевич Чупахин вафат булды

Районда Бөек Ватан сугышы ветераннары әле кичә генә дүртәү иде. Бүген алар өчәү калды.

Батыр артиллерист, күп сугышларда катнашкан, сугышчан орденнар һәм медальләр кавалеры, 96 яшьлек Александр Васильевич Чупахинның йөрәге Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм иткәннән соң тибүдән туктады.

Соңгы вакытларда ул район үзәгендә яшәүче бердәнбер фронтовик. Александр Васильевич сугыштан соң дистә еллар буе “Красный Октябрь” колхозында баш хисапчы булып эшләде, ул бик күп бухгалтерларның остазы иде.

Александр Васильевич Чупахинның якты истәлеге чирмешәнлеләр хәтерендә мәңге сакланыр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X