Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтәдән Котбиевлар гаиләсеннән дүрт солдат исеме һәйкәлгә уелган

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә дә 79 ел узып киткән... Дәһшәтле сугыш вакыйгалары инде бик еракта калган, тик сугыш китергән кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлекләр телдән-телгә сөйләнеп, буын саен күчә килә.

Шушы имин көннәрне яулашкан әби-бабаларыбызны, без тыныч, матур тормышта яшәсен өчен һәлак булган батырларны онытырга хакыбыз юк.
Менә яңадан май ае җитте, яңадан күңелләрдә нәселебезгә кагылышлы сугыш вакыйгалары яңара…


Чирмешән районының Бәркәтә авылында Котбиевлар гаиләсендә биш ул һәм биш кыз үстереп, һәр яңа көнгә шатланып, зур хыяллар белән тату, матур гына гомер кичергәндә, сугыш башлана. Мингалим бабам (1936-2013) әле кечкенә бала гына була, ә сугыш аның бертуганнарын да, әтисен дә аямый.
Бабамның олы абыйсы – гаиләләрендәге беренче бала - Галиәкбәр 1916 елда туган. Ул егерме яшендә армиягә алына, Балтыйк флотында хезмәт итә. Совет-Фин сугышында катнаша. 1940 елны флот киеменнән кайтып төшә, өйләнә, колхозда тракторда эшли башлый, әмма озак та үтми, сугыш башлана. Бәркәтәдән иң беренче булып, 1941 елның 27 июнендә, үз тракторына утырып, сугышка чыгып китә. Аның бер генә хаты килә. Аннары «Смоленск тирәсендә әсирлеккә эләгеп үлде», дигән хәбәре генә кайта. Ә Галиәкбәр абыйның хатыны Минкамал апа, әтисен бер тапкыр да күрү бәхетенә ирешмәгән кызы Мәрьям апаны ялгызы гына үстерә.


Котбиевлар гаиләсенә сугыш тагын байтак хәсрәт китерә. Хаммәтвәли бабайның кызы Зәйнәп белән Миңнәхмәт Гатауллиннар гаилә корып яши генә башлаган булалар. “Ирем Миңнәхмәт 1940 елны хәрби хезмәткә алынды, шуңа сугыш ялганып китте. Мин яшь бала белән калдым. Ирем сугышның ахырына кадәр исән-сау йөрде, сержант булган, тик 1945 елның апрелендә аның үле хәбәре килде, - дип сөйли торган булган Зәйнәп әби.
Шул ук гаиләнең кыз баласына да сугышның дәһшәтле җилләре кагыла. Котбиева Фатыйма апаны тракторчыга укырга дип озаталар. Ачлы-туклы, ялангачлыклар михнәтен күреп һөнәр үзләштергәннән соң, ул хәрби заводка эшкә җибәрелә. Андагы авырлыкларга түзә алмыйча, Фатыйма апа вафат була.
Сугыш давыллары карт әтиләре Хаммәтвәлине дә читләтеп үтми. Аны, 1890 елгы бабайны да, сугышка алалар. Улы, кызы, кияве яу кырында ятып калган бу бабаебыз үзе дә һәлак була.


Җиңү язы килә. Аны якынайту өчен Котбиевлар бик кыйммәт түлиләр шул. Бу гаиләдән дүрт солдатның исемнәре Бәркәтә авылында мәктәп каршындагы һәйкәл ташына һәм безнең йөрәкләребезгә уелган.

Бу мәгълүматларны минем Мингалим бабам белән Раҗия әбием, Зәйнәп әби, Минкамал әбиләрдән алар исән вакытта сорашып, белешеп, язып алып калган өчен әниемнең әнисе Рәкыйбә әбием Миргалимовага бик зур рәхмәт. Әбиемнең шундый кызыксынучан булуы аркасында, нәселебездәге бабай-әбиләребез язмышы, Бөек Җиңүгә керткән өлешләре турында без дә беләбез.


Иркәгөл Котбиева,

Чирмешән лицееның 6 а класс укучысы.

 

#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә #БессмертныйПолк #БессмертныйПолкТатарстан
#БессмертныйПолк2024

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев