Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешән районы егетләре Себернең иң байлары арасында

Әмир егетләре, Себердә яшәп, туган як мәнфәгатьләрен кайгыртып яшиләр.

Алар игелекле гамәлләр кылудан, башкаларга булышудан тәм таба. Яшәү мәгънәсен шуннан да күрәләр. Чирмешәндә дистәләрчә миллион сум акча тотып мәһабәт Мөшбикә мәчетен төзеп куйдылар, туган авыллары Әмирдәге дин йортын өр-яңа иттеләр. Эшләгән урыннары Сургуттан ук ясатып, авылда, дүрт урында тимердән күпер-басмалар урнаштырдылар.

Якташларыбыз – бүген Ерак Себердә, Сургутта яшәүче һәм эшләүче ике бертуган – Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар ун тапкыр колачлы үткәргән Сабан туйлары – Авыл көннәре аларның данын күпләргә танытты. Бәйрәмнән йөзләгән кеше затлы бүләкләр алып китте. Әмирдә туган  балаларга атап 100әр мең сум акча бирүләре дә – мактаулы гамәл.

Иң байлар арасында

Әгъләмовларның берсе – шушы көннәрдә 65 яшьлеген билгеләп үткән классташым, авылдашым, “Техтранссервис” җәмгыятенең генераль директоры Миндар Әгъзам улы белән Сургутта сөйләштек.

-Миндар, сез Ханты – Манси автономияле округында иң бай 100  кеше арасында икән. Хәер, байлыгыгызны җыеп бармыйсыз.

-Аллаһыга шөкер, Фазыл абый белән тәвәккәлләп башлаган эшебез уңышлы дәвам итә. Акчаны ансат кына табабыз дия алмыйм, бизнеста, көчле көндәшлек чорында, барын да исәпләп эшләргә, тырышырга кирәк. Булган малыбыз белән бүлешергә  әзербез. Безнең дә Ходай каршында җавап тотасы бар бит. Кемгәдер булыша алсак сөенәбез генә.

-Бизнеска ничек кереп киттегез?

-Фазыл абый белән бу өлкәгә 25 еллар элек керештек. Мин бит белемем буенча конструктор, КАИның автотөзелеш факультетында укыдым.Әүвәл монда газчыларда, аннары бер оешмада биш ел буе баш инженер булып эшләдем. Бизнесны вак-төяк сатудан башладык. Бүген Сургутта һәм округта, кибетләребез сатып алынган һәм үзгәртеп корылган яки үзебез төзегән, заманча биналар. Тирә-яктагы шәһәрләрдә зур-зур кибетләребез, күмәртәләп сату складларыбыз бар.

Кәсебебез, нигездә, безнең илдә җитештерелүче автомашиналарга запас частьләр һәм инструментлар сату белән бәйле. Җитди дилерлар белән эш йөртәбез.

Әгъләмовлар Әмирдәге утызга якын кешегә -  өлкәннәргә һәм ярдәмгә мохтаҗларга берничә ел буе, ай саен икешәр мең сум акча җибәреп тордылар. Аңа үзең теләгән азык-төлек, кирәк-ярак алучылар игелекле, юмарт эшмәкәрләрне догаларыннан калдырмыйлар. Быел күчтәнәч акча күләмен 3 мең сумга җиткерделәр. Шактый зур сумма, ай саен барысы 100 мең тирәсе, елга миллионның өсте җыела!

-Теләсә кайсы өлкәдә уңыш белемле, төпле, энергияле кадрлар аша килә.

-Дөрес, яныңда шундыйлар кирәк. Фазыл абыйның хатыны Рәшидә, минем тормыш иптәшем Гөлфия дә безнең оешмада, балалар да җаваплы постларда, ышанычлы таянычыбыз. Белгечләребез, эшчеләребез 300гә үк җыела, шуларның 20 процент чамасы, чыгышлары белән Чирмешән районыннан.

Тиешле белеме булмаганнарны, укытабыз. Иң мөһиме – яхшы, югары хезмәт хакы түләргә тырышабыз. Төрле бәйрәмнәргә акча, бүләк бирүне гадәткә керттек. Кибетләребездә төшке аш бушлай.

-Эшегезгә аяк чалучылар юкмы, тикшереп җәфаламыйлармы?

-Юк, бәйләнмиләр. Күзәтчелек органнары юкка-барга дәгъва белдермиләр. Үзебез дә закон буенча эшләргә тырышабыз. Төрле фондларга күчерүләр, салымнар, хезмәт хакы бирү буенча беркайчан да тоткарлык булдырмадык. Шуны да әйтим, Себер халкы яхшы холыклы, ачык, ярдәмчел, җитәкчеләр дә ипле.

Белгечләрне яхшы түләүле эш кызыктыра

-Читтән караганда яхшырак күренә бит: авылны ничек сакларга?

-Белгечләрне, беренче чиратта, яхшы түләүле эш кызыктыра. Хәзер бит авылларда да яшәү шартлары шәһәрләрдәгедән начар түгел: су, газ, электр проблемасы юк, мәдәният йортлары, мәктәпләр заманча биналарда урнашкан. Әйтәм бит, эшең булып, югары хезмәт хакы түләсәләр, ник әллә кайларда каңгырап йөрергә?! Ниндидер проектларда катнашу мөһим. Безнең Чирмешән районы егетләре һәм кызлары бик булдыклы, ләкин, вакытында тиешле яклау булмау сәбәпле, дөресен әйтим, элегрәк байтак кеше читкә китәргә мәҗбүр иде.

-Әйт әле, Миндар, нинди кешеләрне яратмыйсың?

-Сүзендә тормаучыларны, бурычын онытучыларны. Безнең әни “авызыңнан чыкты, килештең икән, син аны ничек тә эшлә”, дия иде. Буш вәгъдә бирмим, булдыра алмаганны ышандырмыйм.

-Нинди хыялың тормышка ашмады?

-Нәрсәдер турында хыяллансам, Аллаһы Тәгалә аңа ирешергә мөмкинлек бирә. Теләгәннәрем тормышка аша, шөкер, хатыным Гөлфия белән инде 40 елдан күбрәк аңлашып гомер итәбез, бер ул үстердек. Җиде туганнан алтыбыз исән-сау. Кызганыч, әтиебез 60 яшьтә үк, әниебез 79 яшьтә вафат булдылар.

-Сургутта сез һәм Фазыллар да өчәр катлы иркен йортларда яшисез. Әмирдә аерым бер йорт өлгерткән идегез, инде икенчесен төзисез.

-Бик матур урында, Сөлчә елгасы буенда булачак ул. Ике катлы итеп өлгертергә исәп. Тирә-юнен дә матурлыйсы килә. Авылда элеккеге ферма урыны да төзекләндерүне көтә. Бар әле планлаган, башкарасы эшләребез.

-Ялыгыз ничек үтә?

-Җае булса, чит илләргә сәяхәткә чыгабыз. Билгеле, авылга еш кайтабыз. Кеше ял итәргә тиеш. Безнең оешмада, кибетләрдә эш көне бишкә, алтыга кадәр генә, соңга калып эшләү юк. Хатын-кызмы, ир-атмы, билгеле бер вакытын гаиләсе янында үткәрсен, кирәк җиренә барсын. Минем спортка вакытым калмый, җәяү йөрергә яратам.

Менә матур әдәбият белән танышып барам, соңгы елларда, юлга чыксам, аудиокитаплар укыйм. Әле менә Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен ләззәтләнеп укыдым, аннары – Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир”ен.

Авыл, район белән гел элемтәдә. Бөтен хәбәрне район газетасы сайтында укып беләм.

-Соңгы соравым шул: быел Әмирдә Авыл көне буламы?

-Үткәрәчәкбез. Башка еллардагы кебек, бәйрәмдә барын да оештырырга телибез, бүләкләр дә әзерлибез. Исән генә булыйк – ул иң кирәге. (ред. Әмирдә Авыл көне 5 июльгә билгеләнде)

Шушы көннәрдә Миндар Әгъзам улын Казанга дәштеләр, аңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “ТАССР төзелүнең 100 еллыгы” медален тапшырды. Аның күпьеллык хезмәтләрен шулай да бәяләделәр.

Өстәп, шуны да языйк, Әгъләмовлар милләт, туган тел, мәдәният өчен дә үзләрен җаваплы саныйлар, торган җирләрендә, районыбызда, Әмирдә үтүче төрле чараларны үткәрүдә матди ярдәм күрсәтәләр. Юмарт егетләр Әмир тарихы турында китап бастыру чыгымнарын да үз өсләренә алдылар.

-Аллаһының барлыгына ышанам, җомга намазларын калдырмаска тырышам, - ди Миндар Әгъзам улы.

Миндар Әгъзам улының юбилее Сургутта үтте. Олы мәҗлестә абруйлы, хөрмәтле якташыбыз – булдыклы җитәкче хакында мактау сүзләре күп булды. Эш урыннарында да аларны башкаларга үрнәк итеп сөйләделәр. Әгъләмовлар, шулай итеп, Татарстаныбызга да дан өстиләр. Ерак Себердә аларны беләләр, алар белән санлашалар.

Кадыйр Гомәров язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

1

  • аватар Без имени

    0

    0

    Саулык,күңел тынычлыгы, бәхет телим Әмирнең асыл кешеләренә.Барлык куйган максатларына ирешсеннәр.