Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Актаныш кызы бәхетен Бәркәтәдә тапкан

Бәркәтәдә Абдуллиннар турында сүз чыкса, алар хакында авылда менә дигән шәп гаилә, диләр. Әти-әниләренә охшап, монда тәүфыйклы өч малай да үсеп килә. -Улым Илдарны, апаларыннан соң, 15 ел үткәч таптым, тансык, бәхетемә туган бала, - ди төпчеге, малайларның әтиләре хакында әбиләре Әминә апа. Халык әйтмешли, килен дә туры килгән монда....

Бәркәтәдә Абдуллиннар турында сүз чыкса, алар хакында авылда менә дигән шәп гаилә, диләр. Әти-әниләренә охшап, монда тәүфыйклы өч малай да үсеп килә.

-Улым Илдарны, апаларыннан соң, 15 ел үткәч таптым, тансык, бәхетемә туган бала, - ди төпчеге, малайларның әтиләре хакында әбиләре Әминә апа.
Халык әйтмешли, килен дә туры килгән монда. Актаныш кызы Илизаны авылда үз иткәннәр. Кайнанасы да мактап кына тора аны.
-Бик уңган ул безнең. Иренми, йокламый, бик тәмле пешерә. Киленебез "Их!" дия, зарлана торган түгел. Тигез генә яшәсеннәр инде, раббым, - ди 77 яшьлек Әминә апа.
Абдуллиннар гаиләсенең иң зур байлыгы - бер-бер артлы үсүче өч малай. Ислам бишенче сыйныфта укый, Салават - бердә, биш яшьлек Азамат бакчага йөри.
-Улларыбызга исемнәрне әтиләре тапты. Кечкенәсе кыз булмасмы, дигән идем дә, малай булды инде. Балаларны әни үстерешә. Исламны тапкач, биш айдан мәктәпкә эшкә дә чыктым, аны әни карады, - ди Илиза.
Абдуллиннар яңа, бик матур өй өлгертеп кергәннәр. Йорт тирәләре ялт итеп тора.
-Шәһәргә китәргә дә мөмкинлек бар иде. Нигезне бетерәсе килмәде. Авылда да, эзләнсәң, тырышсаң, яшәп була, - ди гаилә башлыгы.
Илдар авыл мәктәбе котельныенда эшли. Буш көннәрендә мал алып кайтып-сатып та көн күрә. Үзенең Газеле, ЮМЗ тракторы бар. Әле менә, мин килгән көнне, алар иптәше белән төнге бердә Удмуртия якларына чыгып китәргә ниятләгәннәр. Мал эзләргә баралар икән.
Кичке буйда әлеге күркәм гаилә белән саубуллашкач, әтисенә ияреп, Ислам да мине озата чыкты. Олы малай, матур итеп, хуҗаларча: "Абый, сау булыгыз!"- дип калды. Итагатьле, тәртипле кешеләр баласы шул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәркәтә Абдуллин Илиза Актаныш