Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 90 яшьлек Рәвгать Сәлахов: Язмышка үпкәләргә ярамый

    Чирмешән районының Лашман авылында яшәүче 90 яшьлек Рәвгать ага Сәлахов план кормыйча йокларга ятмый. Гомер буе күнегелгән гадәтен бернәрсә дә үзгәртә алмый. Бакчаны казып бетерәсе бар, кишерләрне җыеп аласы… Ул шулай итеп хәтереннән башкарасы көзге эшләрне барлый. Бар дөньясыннан нур, яктылык бөркелеп торса да, күңелендәгесе сыкрап чишмә булып агарлык. Тик ул зарланмый…

    Балачагындагы гыйбрәтле язмышы, өйләнгәч, тагын  кабатланган аның. Иң гаҗәбе, серле саннар да бер тирәдә чуалган. Үткәннәренә карата үпкәләре онытылган инде. Бүген ул – кадерле әти, бабай.

    – Без биш бала идек. Әти сугышка киткәч, берничә айдан алтынчыбыз туды. Шулай итеп, алты малай булдык. Иң олысы – мин.  Сугышта яраланган әтигә тугыз ай буе Омскида  госпитальдә ятарга туры килә. Дәвалангач, кабат фронтка китә. Яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Үлгән дигән хәбәрен ишетү бик авыр булды. Әни 35 яшьтә тол калды. Үпкә чире белән авыргач, озак яши алмады, 40 яшьтә бакыйлыкка күчте. Миңа – 16, ә иң кечебез Рашатка 5 яшь иде. Хәзерге вакытта икәү генә калдык. Әхсән энемә 80 яшь, ул Чаллыда яши, – дип сөйли Рәвгать ага.

    Әниләре үлгәч,  биш бертуганын тәрбияләү аның җилкәсенә кала. Ризыгын да табарга, барысын да тәртиптә тотарга кирәк. Күп тә үтми, авыл советы рәисе белән районның хәрби комиссары Сәлаховларның алтысын да Суворов  училищесына җибәрергә дип килә. Без риза түгел дип, барысы да мич  артына кереп качалар. Башка бу хакта сүз булмый. Әле ярый күршедә яшәүче туганнары Нурзидә әби була. Авыр чакларда ярдәм итә, кунарга да кергәли.   Яшәү кыенлашкач, энекәше  Әсгатьне Таҗикстанга туганнары янына  җибәреп карыйлар. Әмма озак тормый, җимеш тутырган  биштәрен асып, өенә кайтып төшә. Артык кашык кирәк булмагандыр, күрәсең.  Ә җимеш тәме  авызда озак саклана. Бишенче энекәшен колхозда токарь булып эшләүче Рәхмәтулла абый уллыкка алырга теләгән. 8 яшьлек балага тегеләр әти-әни дип әйтергә кушкан, ә ул каршы булган. Шулай итеп,  кире  өенә әйләнеп кайткан. Туганлык җепләре нык булса да, тормыш авырлыклары  кайберләренең юлларын да икегә аера. Районнан белгечләр килеп, дүртенче, бишенче  туганнары Әхсән белән  Әхтәмне балалар йортына озата. Анда  7 сыйныфка кадәр укып,  икесе дә Казандагы һөнәр училищесында токарь белгечлеген алалар. Соңыннан өйләнеп, үз тормышларын коралар.

    – Малайлар шук була. Биш энекәшегезне   ничек тыңлата алдыгыз? – дип  сорыйм Әсгать агадан, тәрбия  турында кызыксынып.

    – Салам түбәле йортта яшәдек. Кыш көне салкын була иде.  Әни үлгәч, сыерны бетердек. Үгез җигеп, печән, салам ташыдык. Эш куша идем дә  эшкә китә идем. Үземне җитди тоттым, ачуланган чаклар да булгалады. Мәсхүт су ташып, ашарга пешерә иде.  Без бу эшкә кысылмадык. Каралты-кура, абзардагысын тәртиптә тоттык. Ашарга бер әйбер юк. 1942дән 1952 елга кадәр ипине бөтенләй күрмәдек. Бәрәңге ашадык. Мин армиягә киткәндә, күршедән  ике пот арыш бурычка алып, энекәшләргә биреп калдырдым. Кайткач, түләдем. Әсгать белән Мәсхүт комбайн ярдәмчесе булып эшләде, аннан икмәк бирә башладылар. Берсе дә тәртипсез булмады,  кеше әйберенә тимәде, йөзгә кызыллык китермәде. Кыйнап акыл кертеп булмый, яхшылап аңлатырга кирәк,  – ди ул.

    Реклама

    Армиягә барып кайткач, Рәвгать Разиягә өйләнеп, зур итеп йорт сала.  17 ел  матур гына яшәгәннән соң, хатыны  яман шештән үлеп китә. Бу вакытта  Разия әнисе кебек 40 яшьтә була. Олысы Рузалиягә – 16, кечесе  Ринатка – 5 яшь. Кадрия, Фәридә, Фәрхәт, Тәлгать… Балалар арасында аерма – икешәр яшь. Өч кыз, өч  малай. Тол калган  иргә балаларына  әти генә түгел, әни дә булырга туры килә. Кабат өйләнеп караса да,  никахы уңышлы булмый. Күпбалалы ир белән  яшәргә сабырлыклары җитмәгәндер, күрәсең. Балалары яхшы укый аның. Ике кызы  укытучылыкка укый. Кызлары энекәшләрен карарга, ашарга пешерергә, өйдәгесен тәртиптә тотарга булыша. Гаилә башлыгын авылда  бик оста  балта остасы дип йөртәләр. Хәзерге вакытта авыл мәктәбендә укытучы булып эшләүче кызы – Кадриясе,  көн саен килеп, әтисенә булышып тора. Әле менә сарымсак утыртып киткән. Чаллыда яшәүче кызлары  кайтып хәлен белешеп тора. Уллары да ярдәменнән ташламыйлар.

    Рәвгать абый 60 яшендә дин юлына басып, Коръән кушканча яши башлый. Мәчеткә дә йөргәли.  Кирәк йомышына мотоблок белән баргалый. Эшләмичә торырга яратмый. Көрәк белән бәрәңгесен кызый, бакчасын  китмәнли, ишегалдын себерә. Чисталык, тәртипне яратам, ди. Газеталар, дини китаплар укырга да вакыт таба.

    – Аллаһы Тәгалә биргән язмыштан качарга, зарланырга ярамый. Үзем теләгән түгел бит ул, минем кебекләр  күп. Дөрес, үсмер чакта, әти-әни назына сусагач, эш кушучы булмагач, ник безгә мондый ятимлекне бирдең, дип елаган чаклар да булды.  Үткәннәрне искә төшереп, бүген дә күзгә яшьләр килә әле, – ди бабакай. – Тәртипле булдым, эчмәдем, тартмадым. Авырлыкларны эш белән җиңдем. Һәрвакыт үземне кулда тотарга тырыштым. Тормыш авыр, эш күп, дип кул селтәсәң, барысы да өеләчәк. Шуңа күрә яшәргә көч табарга, кеше булып калырга кирәк. Суыткыч  ризык белән тулган. Пенсияне вакытында бирәләр. Тормышыма шөкер, зарланырга урын юк.

    "Ватаным Татарстан"

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (2)
    Осталось символов:
    • 6 октябрь 2021 - 11:32
      Без имени
      Минем курсташым Рузалиянен этисе бит, собеханалла, озак яшэсен, авырмасын6
    • 4 октябрь 2021 - 21:33
      Без имени
      Әйе.Шундый гыйбрәтле гомер гомери юлы узган,уңган,булган туган җанлы бүгенге көндә бәхетле әти,бабай ул безнең Рәвгать агай.Калган гомерләреңдә муллыкта кадер хөрмәттә үтсег якын туганыбыз