Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яшьләргә юл бирик

Авыл тормышыннан курыкмаучы яшьләребез аз түгел икән, әмма киләчәкләрен авыл белән бәйләсеннәр өчен, аларга тиешле яшәү шартлары тудырырга, яхшы хезмәт хакы түләргә кирәк. Үткән атнада Чирмешәндә узган авыл яшьләре форумында да бу турыда җитди сүз барды. "Республикада авыл яшьләренә ярдәм итү йөзеннән төрле программалар кабул ителде,- диде әлеге чарада катнашкан...

Авыл тормышыннан курыкмаучы яшьләребез аз түгел икән, әмма киләчәкләрен авыл белән бәйләсеннәр өчен, аларга тиешле яшәү шартлары тудырырга, яхшы хезмәт хакы түләргә кирәк.


Үткән атнада Чирмешәндә узган авыл яшьләре форумында да бу турыда җитди сүз барды.

"Республикада авыл яшьләренә ярдәм итү йөзеннән төрле программалар кабул ителде,- диде әлеге чарада катнашкан район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин. - Районда да бу юнәлештә яшьләр белән максатчан эш алып барабыз. Билгеле, проблемалар да бар. Аларның кайберләрен бәлки сезнең ярдәмегез белән хәл итәрбез.

Инициативалы, энергияле яшьләр бик кирәк. Ә без инде аларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер".

Яшьләр дә җавапсыз калмадылар. Шунда ук район башлыгына үзләренең идеяләрен, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Форумда актив, районыбыз киләчәгенә битараф булмаган яшьләр җыелганы күренеп тора.

Былтыр республикада тагын бер программа эшләнелгән. "2011-2015 елларда Татарстан Республикасының авыл яшьләре" максатчан программасының төп бурычлары - авыл яшьләренең социаль, икътисадый активлыгын үстерү өчен шартлар булдыру.

Форумда катнашучылар әлеге программаның ничек тормышка ашырылуы һәм ТР аграр яшьләре берләшмәсе эшчәнлеге белән таныштылар.

Яшьләр өчен төрле тренинглар һәм уеннар оештырдылар. Райондашларыбызга социаль проектлар төзү буенча семинар да бик ошады.

Чарадан күренгәнчә, ТР аграр яшьләре берләшмәсенең Чирмешән бүлекчәсе районда яшьләр сәясәтенең үсешенә үз өлешен кертергә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешәндә узган авыл яшьләре форумы

2
X