Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ульяновка авылында «Терлекче» газетасы чыккан

Без бу хакта язган идек.

55 ел элек

“Красный Октябрь” колхозында (Чирмешән) 1967 елда тракторлар саны 36га, комбайннар – 22гә, автомашиналар 21гә җитте. Бүген хуҗалык 1400 баш мөгезле эре терлек, 1161 баш дуңгыз, 4322 баш сарык асрый.

“Ленин юлында” – 7 ноябрь, 1967 ел.

МСО оешмасы октябрь ае ахырында Тукай (Иске Кади) һәм Ленин исемендәге (Күтәмә) колхозларда яңа мәдәният йортлары биналарын файдалануга тапшырды.
XXII партсъезд (Иске Үтәмеш) һәм XX партсъезд (Ульяновка) колхозчылары да бәйрәм тантаналарын яңа клубларда үткәрәчәкләр.

“Ленин юлында” – 7 ноябрь, 1967 ел.

1914 елда район территориясендәге 4 фельдшер-акушерлык пунктында 4 фельдшер, 4 санитарка эшләгән. Хәзер районда 100 койкалык район үзәк больницасы, 95 урын-койкасы булган 3 участок больницасы, 28 фельдшер-акушерлык пункты, 5 колхозда 15 урынлык балалар тудыру йортлары бар. Районда 10 табиб, 124 урта медицина хезмәткәре эшли.

“Ленин юлында” – 7 ноябрь, 1967 ел.

Туймәт авылы халкы Бөек Октябрьнең 50 еллыгы уңаеннан авыл клубындагы бәйрәмгә җыелды. Аннан соң олысы-кечесе колхоз әзерләткән табында сыйланды. Табын бик бай, өстәлдә ни генә юк иде.

“Ленин юлында” – 12 ноябрь, 1967 ел.

Район мәдәният йортының өлкән киномеханигы Николай Петрович Соснин исеме, эшендә яхшы күрсәткечләргә ирешкәне өчен, республиканың юбилей Почет китабына кертелде.

“Ленин юлында” – 12 ноябрь, 1967 ел.

Социалистик Хезмәт Герое, СССР Югары Советы депутаты Исмәгыйль Әхмәдуллин (Иске Кади) комбайнчылар арасында беренче урын алды һәм “Юбилей урагы отличнигы” исеменә лаек булды. Район авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә аның иңенә “Юбилей елы батыры” тасмасы салдылар.

“Ленин юлында” – 15 ноябрь, 1967 ел.

Иске Үтәмеш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган 200ләп авылдашлары истәлегенә обелиск куйдылар.

“Ленин юлында” – 17 ноябрь, 1967 ел.

“Победа” колхозның уңган терлекчесе Агриппина Егоровна Пашутина фермада дуңгызлар симертә, 110 баш дуңгыз карый. Якташыбыз гаиләсендә дә үрнәк әни.

“Ленин юлында” – 24 ноябрь, 1967 ел.

Чирмешәндә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган монумент ачу тантанасы булды. Ул үлемнән йолып калган баланы кулына тоткан солдат рәвешендә ясалган.

“Ленин юлында” – 24 ноябрь, 1967 ел.

Тукай исемендәге колхозда (Иске Кади) үз тегермәннәре эшләячәк. Монтажчылар вальцовка җиһазын урнаштырды инде. Хәзер С. Хәсәншин бригадасы стеналар күтәрә. Төзүчеләр яңа тегермәнне киләсе елда файдалануга тапшырмакчы.

“Ленин юлында” – 29 ноябрь, 1967 ел.

50 ел элек

Яшәүче авылы халкын су белән тәэмин итүдә кыенлыклар бар иде. Хәзер монда 400 метр озынлыкта суүткәргечләр сузылды. Дүрт урында колонкалар куелды. Поселок халкы моның өчен авыл Советы депутаты Ш. Шараповка рәхмәтле.

“Ленин юлында” – 1 ноябрь, 1972 ел.

Ульяновка авылы китапханәчесе Елена Сурикова һәм мәдәният йорты җитәкчесе Сергей Белов ферма хезмәтчәннәре янында еш кунак. Агитаторлар-терлекчеләр йортында “Терлекче” стена газетасы  даими рәвештә чыгарыла. Аның һәр саны эчтәлекле һәм кызыклы.

“Ленин юлында” – 3 ноябрь, 1972 ел.

XXII партсъезд исемендәге колхозда  (Иске Үтәмеш) кырларга ашлама – тирес чыгаруда К-700 тракторында А. Суфьянов, үзйөрешле шассида Ш.Мортазин, МТЗ-50 тракторында К.Узбаев аеруча тырышып эшлиләр.

“Ленин юлында” – 11 ноябрь, 1972 ел.

Быел бәрәңге уңмау сәбәпле, безнең республикага аны Белоруссиядән керттеләр. Яшел Үзән һәм Арча районнарына аннан кайтартылган бәрәңгедә колорадо коңгызлары табылган.

“Ленин юлында” – 15 ноябрь, 1972 ел.

ЛУАЗ-969М йөк-пассажир автомобиле Луцк автомобиль заводының яңа машинасы. Ул авылда алыштыргысыз техника: аның ике мосты да тарта, моторы 40 ат көчле, кузовы уңайлы.

“Ленин юлында” – 15 ноябрь, 1972 ел.

Валентина  - “Прожектор” колхозының комсомол оешмасы секретаре. Шул ук вакытта китапханәче булып эшли. Шофер Владимир Сидоров та авылда абруйлы кеше. Совет Армиясеннән соң ул туган колхозында эшкә калды.

Күптән түгел алар өйләнештеләр. Шешминка авылы мәдәният йортында аларның комсомол туе булды.

“Ленин юлында” – 22 ноябрь, 1972 ел.

Аркадий Семенович Севастьянов инде ничә еллар колхоз пилорамында эшли. Мордва Афонькәсе авылы кешеләре аны алтын куллы, бар эшкә дә оста буларак та беләләр.

“Ленин юлында” – 29 ноябрь, 1972 ел.

Архив фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев