Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәттә уңган кешеләр яши

Минем туган авылым Туймәттә гомер буе уңган халык яшәгән һәм бүген дә шулай дәвам итә. Авылның югары очыннан тотынып, түбән очына кадәр, һәрбер йортта уңганлыгы, сәләте белән аерылып торучы тырыш кешене таба аласың.

Авылда 7 хуҗалыкның шәхси мини - фермасы бар. Ялкау кеше бу эшкә алына алмас, минемчә.

Ә минем күршеләрем Илшат абый һәм Гөлназ апа Галимовлар, 5 баш эре мөгезле терлек өстенә, 30-35 баш каз үстерәләр. Илшат абый гомерлек мактаулы тракторчы, ә Гөлназ апа авылдагы ярдәмгә мохтаҗ әби-бабайларны карый. Ике балалары - Алисә һәм Инсаф бүген үзләренең гаиләләре белән Әлмәт шәһәрендә яшиләр.

Колхоз таралганнан соң да Илшат абый гомер буена хезмәт куйган тракторын ташламый, сабыр гына, тыныч кына эш табып тора. Кая, кемгә нинди ярдәм кирәк, берсен дә кире бормый. Трактордан тыш, көзге урып-җыю вакытында ул комбайнга утыра. Салкынмы, эссеме, яңгырмы, кар-буранмы, уңган, булган, тырыш кеше Илшат абыйга берсе дә киртә була алмый.

Гөлназ апа турында шуларны ук әйтер идем. Сабырлыкны, уңганлыкны, тырышлыкны Ходай өеп биргән аңа. Пешергән ризыклары, күмәчләре, тәм-томнары искиткеч. Күршеләрем бик кунакчыл, өйләреннән кеше өзелми, елына берничә тапкыр әби-бабайлар җыеп Коръәнен, салаватын, мәүлетен укытып торалар.

Гомумән, урамыбызда, Аллага шөкер, бары тик уңган халык кына яши. Һәм без, киләчәк буын буларак алар белән горурланабыз.

 Инзиля Бәдретдинова

Туймәт авылы

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев