Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәт мәктәбендә тимурчыларның 11 отряды эшли

Районның барлык мәктәпләрендә дә тимурчылар командалары актив эшли. Укучылар чишмә буйларында, һәйкәл тирәләрен тәртип булдыралар, илдәге вәзьгыять белән бәйле социаль дистанция саклап һәм шәхси саклык чаралары кулланып, өлкән яшьтәге авылдашларының да хәлләрен белеп торалар.

Туймәт мәктәбендә тимурчылар командасының 11 шефлык отряды эшли.

-Без отрядларны төрле сыйныф укучыларыннан оештырдык. Өлкән сыйныф укучылары кечерәкләрне тимурчылык эшенә өйрәтә, - ди Туймәт мәктәбенең укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Роза Гыйниятуллина. – Алар үзләренә йөкләнгән эшне намус белән башкаралар, ике атнага бер тапкыр мәктәп линейкасында отчет тоталар.

Бер отряд Азатлык сугышчысы һәйкәле тирәсен чүп-чардан арындырып, кышын кардан чистартып тора. Авылның төп чишмәсе дә укучылар карамагында. Тимурчылар ялгыз яшәүче, өлкән яшьтәге алты әби һәм дүрт бабайның да хәлләрен еш беләләр.

Шешминка мәктәбендә тимурчылык эшенә 5-9 сыйныф укучылары җәлеп ителә.

-Элек, башлангыч сыйныф укучыларын, яшьтән үк әлеге эшкә өйрәтү өчен, ялгыз яшәүче авылдашларның хәлен белергә алып бара идек, - ди мәктәпнең укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наилә Мәссарова. – Короновирус инфекциясе таралу куркынычын арттырмау максатында әлегә моны туктаттык. Күпчелек балалар чишмә һәм һәйкәлләр тирәсен җыештыра. Көз көне ялгыз өлкәннәрнең бакчаларындагы уңышны җыюда булыштык.

Мәсәлән, 7 сыйныф укучылары авыл мәдәният йорты янындагы ике һәйкәлне җәен дә, кышын да тәртиптә тоталар. Бишенчеләр “Базарный ключ” чишмәсенә шефлык итәләр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев