Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Чегодайдан Наил Абдуллин “Безнең Чирмешән“гә алдан ук язылып куя

Түбән Чегодай халкы “Безнең Чирмешән”гә даими язылып бара. Киләсе ярты елга да заказ карточкалары тутыра башлаганнар.

- Район хәбәрләрен, белдерүләрне газетадан белеп торам. Элегрәк башка басмаларга да язылсам, хәзер район газетасын гына укыйм, чөнки беренче чиратта тирә-юньдәге хәлләр белән, район тормышы белән танышырга кирәк. Дөрес, хәзер кайберәүләр район газетасын яздырмый башлагандыр, сайттан гына укып баралардыр, шулай да, Интернет кәгазьгә басылган, кулга тотып укый торган газетаны алмаштыра алмый, - ди Түбән Чегодайда яшәүче Наил Абдуллин. - Киләчәктә газета, күп битле булып, атнага бер тапкыр гына чыгачак, дигән фикер бар. Алай булмасын иде. Бүген без бик кызу темпта яшибез, күпчелек очракта вакыт җитми, дөнья белән бер аяктан бару өчен хәбәрләрне бүген үк белү зарур.

Архив фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев