Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Чегодайда трактор куып киткәннәр

01 Районның янгын сүндерүчеләре өчен узган атна тыныч үткән. 135нче янгын частеннән белешүебезчә, аларга ут һәм юл казалары хакында хәбәрләр булмаган. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атна эчендә 43 хәбәр кергән. Бу чорда ике җинаять эше кузгатылган. Кузай-Нурлат юлында ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан УАЗ автомашинасын йөртүче (Әлмәт кешесе) инспекторларга ялганга охшаган...

01 Районның янгын сүндерүчеләре өчен узган атна тыныч үткән. 135нче янгын частеннән белешүебезчә, аларга ут һәм юл казалары хакында хәбәрләр булмаган.

02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атна эчендә 43 хәбәр кергән. Бу чорда ике җинаять эше кузгатылган.
Кузай-Нурлат юлында ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан УАЗ автомашинасын йөртүче (Әлмәт кешесе) инспекторларга ялганга охшаган машина йөртүче таныклыгы күрсәтә. Бу уңайдан тикшерү бара.
Яңа Элмәледә 1962 елгы ир-ат үз-үзенә кул салган.
"Элитстрой" җәмгыятенең Түбән Кармалка янындагы вагоныннан электр белән эретеп ябыштыра торган ике аппарат һәм өч шомарту машинасы урлаган Әлмәт кешесе ачыкланган.
Түбән Чегодай авылында билгесез кешеләр йорт яныннан ЮМЗ-6 тракторын куып киткәннәр. Тракторны авылдан 5 километр читтә табып алалар.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 64 машина йөртүчене туктаткан. Ике кеше транспорт белән исерек килеш идарә иткән. Участок инспекторлары 14 административ беркетмә төзегәннәр.
03 Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә егермеләп чакырту кергән. Шимбә, якшәмбе көнннәрендә 4 кеше көнкүрештә имгәнүләр алган. "Ашыгыч ярдәм"гә тән температуралары күтәрелгән балалар янына 4 тапкыр барырга туры килгән. Күпчелек чакыртулар - йөрәкләре сау булмаган яки кан басымыннан интегүчеләр янына.
04 Газ хезмәте белгечләре газ җиһазларын төзәтү һәм көйләү буенча 43 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Түбән Чегодайда ЮХИДИ