Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Табиблар ярдәмгә әзер

Район үзәк больницасы бәйрәм һәм ял көннәрендә дә ябылмый.

Прививка ясату кабинеты 4, 5, 6 ноябрьдә иртәнге 8дән 12 сәгатькә кадәр эшли. Коронавируска каршы вакцина ясатырга теләүчеләр бу көннәрдә дә монда килә ала. 6 ноябрьдә дежур врач-терапевтлар, педиатр, стоматолог, хирурглар кабул итәчәк. Бу көнне лаборатория, вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазьләре тутыру, рентген, укол, прививка ясау һәм дарулар яздыру кабинетлары да ачык була. Стационар һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлекләре гадәти режимда, тәүлек әйләнәсе эшләячәк. 8 ноябрьдән барлык бүлекләр эшләрен гадәти режимдә дәвам итә.

Ашыгыч ярдәмгә 8(84396) 2-58-95 номеры буенча шалтыратырга була.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев