Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Сәламәтлек саклау министры Чирмешән районына килеп китте

Шушы көннәрдә безнең районда республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм икътисад министры Фәрит Әбделганиев килеп киттеләр. Алар район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина белән берлектә капиталь ремонтланган поликлиника бинасын карадылар. Министрлар стационарда булдылар, пациентлар белән аралаштылар.

Очрашу барышында, кунаклар стационарны ремонтлау, больницаны заманча җиһазлар белән тәэмин итү, “Авыл докторы” программасын тормышка ашыру, районда беренчел медицина ярдәмен камилләштерү этаплары хакында фикер алыштылар.

Марат Наил улы районның сәламәтлек саклау өлкәсендә булган уңай үзгәрешләрне билгеләде һәм халыкка медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшырту буенча теләкләрен дә җиткерде.

фото: Черемшанская ЦРБ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X